Якты юл
  • Рус Тат
  • Эшкуарларга ярдәм 

    2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында район хакимиятендә авыл эшкуарларына дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итү буенча махсус комиссия эшләде. Ул авыл кешесенә кирәкле документларны тупларга ярдәм итү, проектларны яклау, гомумән, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнде. Ел азагында мондый үзара киңәшләшеп эшләүнең нәтиҗәсен күреп була. 18 гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды. Бу ярдәм хисабына 18 кече ферма төзелде, киләчәктә савым сыерларның баш саны артуы көтелә. 

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин сүзләренчә, хуҗалыгында күп сыерлар тота торган авыл кешеләре өчен иң кулай программа – кече фермалар төзү программасы. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тоткан чыгымнарының бер өлешен кайтаруга исәпләнгән программа. «Бу юнәлешкә аеруча басым ясадык», – ди Айрат Хәбибуллин. 2020 елда тагын 20 шундый ферма төзү көтелә. 
    Әйтергә кирәк, 2019 елда кече фермалар төзүгә тотылган чыгымнарга субсидия күләме дә артты. 8 баш терлеккә исәпләнгән кече ферма өчен дәүләт 400 мең сум акчаны кире кайтара, 5 башлык фермага – 200 мең сумны. 
    Новотроицкое авылыннан Валерий Гахрамов – кече ферма программасында катнашучыларның берсе. Ул дәүләт тарафыннан 200 мең сум күләмендә субсидия алуга иреште. 
    Яшь эшмәкәр Валерий Гахрамов шәһәр егете. Ун ел элек поселокка килеп төпләнгән. «Шәһәрдә кысан, авыл тормышы күңелгә хуш килде», – ди ул. Биш ел элек яшь егет, мал тотучы күршесеннән күреп, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү идеясе белән янып китә. Ихатада булган кечкенә сарайга ике бозау алып кайта.
    Бүген исә эшмәкәрнең хуҗалыгында сигез баш терлек бар. Шуның бишесе – савым сыерлар. Якындагы биш елда Валерий терлек башын арттырырга планлаштыра. «Көтүне яңартырга, нәселле бозаулар үрчетергә исәп бар», – ди Валерий.
    Ихатаның уртасында зур сарай төзелгән. Ак таштан эшләнгән бинада терлекләр бәйле рәвештә яши. Субсидия акчасына бинаның эчке ягын тышлаганнар, төзү материаллары алганнар. 
    Валерий сыерларны аппарат ярдәмендә сава. «Көненә уртача 50 литр сөт чыга иде. Хәзер сыерлар бозауларга тиеш, аннары сөт күләме тагын да артыр дип өметләнәм», – ди ул. 
    Валерийның тормыш иптәше Зөлфия сөтне авыл халкына сата. «Даими клиентларыбыз бар», – ди Зөлфия. Сөтнең калган өлешен литры 18 сумнан шәхси эшмәкәрләргә тапшыралар. 
    «Арадашчы эшмәкәрләргә сату отышсыз – сөт бәяләре тотрыклы түгел, керем чыгымнарны капламый. Савылган сөт күләме арткан саен яңа дәрәҗәгә чыгарга исәп. Бәлки сөтне эшкәртеп, сөт продуктларын гына ясарбыз», – ди Валерий.
    Валерий Гахрамовның үзе эшкәртә торган җирләре юк. Терлеккә азыкны сатып алырга туры килә. Яшь эшмәкәр сүзләренчә, гади авыл фермерына район җитәкчелеге, дәүләт тарафыннан игътибар бар. «Республикада авыл эшмәкәрлеген киңәйтергә этәргеч бирүче программалар эшләве бик куандыра. Әмма гади авыл кешесе кәгазь эшеннән бик курка. Район комиссиясе әлеге мәсьәләдә бик нык ярдәм. Хәзер иртәгәсе көнгә ышаныч бар», – ди эшмәкәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: