Якты юл
  • Рус Тат
  • Быелгы җәй тагын да сыный

    Яңгырлы салкын һава торышы әлегә кыр эшләрен алып барырга мөмкинлек бирми. Быел урып-җыюның темплары 2018 елгыга караганда күпкә түбәнрәк. Тоташ салкын яңгырлар аграрийлар өчен генә зур сынау түгел, бар авыл халкын борчуга сала.

    Бер тәүлек эчендә генә 24 мм күләмендә янгыр яуды. Бу айлык норманың 2/3 өлешен тәшкил итә. Урып-җыю башкарылган мәйданнар әле зур түгел: бөртекле культуралар 896 гектардан җыеп алынды. Бу фаразланган мәйданнарның нибары 2 проценты. 3,4 мең тонна ашлык суктырылды. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 39 центнер.
    Белгечләр әйтүенчә, көзге бодай, көзге арыш, борчак, арпа тулысынча өлгереп җиткән. Язгы бодай өлгерешнең соңгы баскычында. Яуган яңгырлар арпа, арыш басуларында җитлеккән игеннәрне бөгелергә мәҗбүр итә, өзелгән башаклардан бөртек коела, борчакның кузаклары ачыла. Бу, билгеле зур югалтуларга китерә.
    Соңгы ун көндә явып торган тоташ яңгырлар аркасында ашлыкның дымлылыгы да артык югары. Шуңа күрә бу көннәрдә белгечләр ашлык киптерү җайланмаларын тулы куәтенә файдаланырга куша. Бүген Тукай районы хуҗалыкларында һәм икмәк кабул итү предприятиеләрендә тәүлеккә 7 мең тоннадан артык ашлык киптереп була. Сүз дә юк, ашлык киптерү өстәмә чыгымнар таләп итә. Әмма, акчаны янга калдырам дип, үстерелгән икмәкне югалту – әхлаксызлык, дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шушы көннәрдә ясаган чыгышында.
    Кайбер хуҗалыклар узган атна ялларында урнашкан яхшы һава шартларыннан файдаланып калды һәм шактый мәйданнардан уңыш җыйды. Әйтик, «Кама» агрофирмасы. Якшәмбе көнне Шилнәбаш авылы янәшәсендә урнашкан көзге бодай басуында берьюлы 17 комбайн эшләде. Агрофирманың барлык бүлекчәләреннән ярдәмгә механизаторлар килде, дип белдерде агрофирма җитәкчесе Раушан Харисов. Әлеге көнне 140 гектардан 1000 тонна ашлык җыеп алынды. Уртача уңыш – 70 центнер.
    – Уңыш быел мулдан. Кайбер басулардан гектарыннан 80 центнерга кадәр чыгарга ошап тора. Шушы күкрәп җитлеккән икмәкне басуда күрә торып калдыру җинаятькә тиң. Без чабыш аты сыман стартта торабыз. Көн бераз ачылып җилләсә, шул ук секундта урып-җыюга кереп китәргә әзер, – ди «Кама» агрофирмасының ХПК-1 җитәкчесе Равил Илдарханов.
    Һәркем аңлый: быелгы урак авыр булачак. Шуңа күрә аяз көннең һәр сәгатен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып, бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйча урып-җыюны кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп алу – бүген алда торган иң мөһим бурыч.
    Билгеле, урак артынна көзге культураларны чәчү вакыты да җитә. Гадәттә көзге культураларны яшел азыкка чәчү – 5 августта, ә ашлыкка чәчү 15 августтан башлана. Бүгенге көнгә 7014 гектар җир көзге культуралар өчен эшкәртелгән, шул исәптән, 5070 гектар пар җире.
    Көзге чәчү өчен орлыкның күчмә фонды һәм яңа уңышы бар. Әйтик, сату өчен көзге культуралар орлыгын «Кама» агрофирмасыннан һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан алырга була.
    Узган атнада районга бөртекле культураларның оригиналь сортларын сынар өчен селекционерлар килде. Казан делегациясе вәкилләре орлыкларның ГОСТка туры килүен билгеләп үтте.

     

    Рәсим Шәйхаттаров,
    «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе.

    – Ел саен диярлек һава торышы игенчеләргә яңа сынаулар алып килә. Әмма моңа кадәр икмәкнең басуда калганы юк иде әле. 2019 ел аеруча кырыс булды. Игеннәр күтәрелгән вакытта ук кичләрен салкын һава торышы сакланды. Әмма бөтен авырлыкларга карамастан, игеннәр – мул, башаклар тук. Бу – агротехник чараларның вакытында һәм төгәл башкарылуы нәтиҗәсе. Мул уңыш үстерү өчен зур чыгымнар чыгарылды – минераль ашламалар, ягулык материалы, хезмәт хакы һ.б. Үстергән икмәкне җыеп алудагы югалтулар хуҗалыкның икътисадын шактый какшатачак.

    Ришат Хатыйпов,
    «Р-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе.

    – Быелгы җәй аграрийларны нык борчуга салды. Уңыш мулдан – гектарыннан 40 центнердан артык, ә җыеп алу мөмкинлеге юк. Көннәр ачылыр, җилләр дигән өметне калдырмыйбыз. Аллаһы Тәгалә игеннәрне югалтуга юл куймас дип ышанам. Кичә басуларны йөреп чыктым, бәхеткә, егылган, бөртекләрен койган башаклар юк. Димәк, хәлләр алай ук начар түгел.

    Фәнис Шәмсиев, 
    тәҗрибәле механизатор.

    – Сап-сары булып утырган башакларны урып алгач, тигез җир калса, көзнең чиста-пөхтә басулары күзләрне иркәли иде. Быел бөтенләй башка күренеш. Якын арада көн ачылыр дигән өмет бар. Өстән явып тормаса, суктырып алынган бөртекне тиешенчә киптереп салырга була әле.

    Григорий Семенов, 
    яшь комбайнчы.

    – Туган авылымда ике катлы өй төзедем. Яңа йортка күчәр өчен, өй эченә вак-төяк төзекләндерү материаллары, җиһазлар гына аласы калды. Урып-җыюны 32-40 көндә тәмамлап, саллы гына хезмәт хакы алырмын да, өй эшләрен тәмамлармын дип өмет иткән идем. Әмма, һава торышы үз төзәтмәләрен кертте... Билгеле, икмәк суктырып булмагач, эш хакы да юк. Шулай булгач, яңа йортка күчү көннән-көн тоткарлана бара.

    Гөлсинә Әхмәтшина, 
    бакчачы.

    – Көннән-көн явып торган яңгырлар бик тә борчуга сала. 1 августа кадәр җыелган помидорлар өйдә пешеп утыра. Ә бакчадагылары инде кара тап белән капланды. Бәрәңгегә килгәндә, әле ул җитлегеп бетмәгән. Кыш көне кар күп булды, бәрәңге дымлы туфракка утыртылды. Хәзер дә җирдә дым бар, җылы гына юк. Чери генә күрмәсен инде... Бәрәңгенең төпләре су чокырында утыра. Болай булса, уңышны югалтмас өчен бәрәңгене август ахрында ук казып аласы була.

    Фото Назыйм Сәләхетдинов тарафыннан бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: