Якты юл
  • Рус Тат
  • Басулар – визит карточкасы

    Тукай районында язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышын, агротехник таләпләрнең үтәлешен, басу культурасы дәрәҗәсен күзәтеп чыгу традициясе бар. Мондый рейдта район һәм хужалык җитәкчеләре, белгечләр катнаша. «Җитәкчеләр өчен бу – башкаларның эшчәнлеген якыннан күрү һәм, әлбәттә, үзеңне дә күрсәтү мөмкинлеге», – ди әлеге инициативаның башында торучы район башлыгы Фаил Камаев. Бәлки елга бер тапкыр үтә торган «Басу көне»нә сәяси мәгънә дә салына торгандыр. Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә чагыштыру, якыннан аралашу, тәҗрибә уртаклашу, рәсми булмаган шартларда бер-береңә сораулар бирү мөмкинлеге. 

    Быел районда чәчүлек мәйданнар 48 мең гектарны тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 500 гектарга күбрәк. 32 мең 700 гектарда – бөртекле сабан культуралары. Калганын азык һәм техник культуралары били. Районның барлык хуҗалыкларында да чәчүне уңышлы башкарып чыктылар. Моңа матди-техник яктан әзерлек, югары дәрәҗәдә оешканлык йогынты ясады. Инде басуларда игеннәр шаулап үсә. «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов сүз-ләренчә, ел игеннәр өчен үтә дә яхшы килә. Җылы янгырлар ява. Җирдә дым җитәрлек. Хәзер көзге бодай, арыш башак чыгара, язгы бодай һәм арпада – тармаклану чоры. Агротехник чараларга килгәндә, бу чорда аларга кабат яфрактан тукландыру таләп ителә. Дымлы һава торышы төрле авырулар килеп чыгуга китерә. Шуңа күрә игеннәрне тагын бер кат авыруларга, корткычларга каршы да эшкәртү мөһим. Фаил Камаев: «Басулар – хуҗалыкларның визит карточкасы», – ди. Рейд барышында һәр хуҗалык эшчәнлегенә аерым бәя бирелде.
    «Кама» агрофирмасында комиссия көзге культура басуларына аерым игътибар бирде. Биредә алар 5068 гектар мәйданны били. Сынау өчен алынган бер төп үсентедән 10 сабак чыккан, шуның 5есе – башаклы. Тамыры ныклы, сабак һәм яфраклары чиста – корт һәм авырулар тимәгән. Билгеле, матди-техник база көчле булган предприятиедә агротехник чараларны үтәү аерым конрольдә. Баш агроном Минталип Галиев сүзләренчә, туфракны әзерләү – мөһим чара. Агрофирмада җир өч кат эшкәртелгән. Чәчү исә августта ук башкарылган. Шуннан соң чәчүлекләргә ике кат ашлама кертелгән, яфрактан ашланган, чүп үләннәренә, авыруларга каршы агуланган. Минталип Галиев «Скипетр» сортын иң кулае ди. Тәҗрибәле белгеч сүзләренчә, ул безнең як һава шартларына яраклашкан иң килешле сорт. Назыйм Сәләхетдинов исә уңышның нигезе сыйфатлы орлык чәчүдә дип искәртә. Орлыкларның сыналган булуы шарт. Бу уңайдан ул җитәкчеләргә фотосепаратор алырга киңәш итте. Кыйммәт булса да, ул үзен аклый, ди белгеч. Кызганычка каршы, әлегә ул нибары ике предприятиедә – «Кама» агрофирмасында һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда гына бар. 
    «Гигант» хуҗалыгында арыш, борчак, солы һәм арпа басулары тигез келәм кебек: чәчүлекләр куе, сабаклары нык, яшел, бер чүп үләне дә юк. Элиталы сортлар чәчелгән арыш басуларына аерым игътибар иттеләр. Бу хуҗалыкка районда игелүче 588 гектар арышның иң күп өлеше туры килә. Белгечләр сүзләренчә, соңгы елларда бу культурага бәя төшү сәбәпле, күпләр аның мәйданнарын киметте. Район башлыгы Фаил Камаев хәзерге көндә бәя югары, арыш чәчүнең отышлы булуын ассызыклады. 
    «Ярыш» хуҗалыгында комиссия арпа басуына тукталды. Биредә аның «Деспина» сортын игеп карарга булганнар. Сыра җитештерүче эре компания белән килешү төзелгән. Андый бизнес-проектларда катнашу таләпләре, әлбәттә, югары. Соңгы елларда хуҗалыкта күпьеллык үлән басуларын яңартуга ирештеләр. Алар биредә 1176 гектар мәйданны били. Бүген бу культурадан сенаж салына. Әйтергә кирәк, күпьеллык үләннәргә ел саен картаю хас. Әйтик, клеверның вакыты – 2 ел, люцернаныкы – 4 ел. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов сүзләренчә, район буенча 1500 гектар күпьеллыклар яңартуны сорый.
    Югары сортлы орлык җитештерү белән шөгыльләнүче Сәйдәшев исемендәге ху-җалыкның басуларына тел-теш тидерерлек түгел: чиста, багана төпләре, басу кырлары тигезләп чабылган, юллар тигез, күрсәткеч такталар урнаштырылган. Бу хуҗалык игеннәрне игү, карау буенча россиякүләм алдынгы технологияләрне кулланып эшли
    Күрше «Ирек» җитештерү кооперативы – тагын бер орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык. Елдан-ел тотрыклы уңыш ала, яңа сортлар сыный, җитештереп сата. Биредә дә авыл хуҗалыгы бизнесының дәрәҗәсен билгеләүче күренеш – игеннәр тигез, чүпсез, басу культурасы игътибар үзәгендә.
    Басу культурасы төшенчәсен гамәлгә кертүгә район башлыгы Фаил Камаев аерым игътибар бирә. Кабул ителгән стандартлар буенча, һәр басуда игелгән культураның мәйданы, сорты, чәчү вакыты, механизаторы турында язылган күрсәткеч такталар урнаштырылырга тиеш. Басу тапталмасын өчен янәшәдә тигез юл булуы шарт. Мондый таләпләрнең үтәлеше җирнең чын хуҗасы булуын да искәртә. Әйтик, «Тукай» азык-төлек корпорациясен Илдус Әхмәтов җитәкләгәч, басу культурасы барлыкка килде, дип белдерде район башлыгы. Бу хуҗалык басуларында тритикале культурасы үстерелүе игътибарны ала. 515 гектарны биләгән бу үлән мул булып үскән – гектарыннан 300 центнер вәгъдә итә. «Тритикале маллар өчен бик туклыклы», – ди белгечләр. Әйтергә кирәк, нәселле терлек асрау белән шөгыльләнүче хуҗалыкның тәжрибәсе калганнарга да үрнәк. 
    Комиссия тарафыннан «Вилданов» КФХ, «Биклән» җитештерү кооперативы житәкчеләре адресына шелтә яңгырады. Басуларда билчән күренә. «Бу көздән җир эшкәртү технологиясенең тулысынча үтәлмәве турында сөйли. Җирне тирән итеп эшкәртү мөһим», – диде белгечләр. Билгеле, һәрберсе мөмкинлекләренә карап эш итә. Әмма мул уңыш алу нигезендә агротехник чараларны төгәл үтәү икәне билгеле. «Кама-Бекон» хуҗалыгында да игенчелек аксый, дип белдерде район башлыгы. Югыйсә, бар мөмкинлекләре бар – матди һәм техник яктан да. Ә җир эшкәртү технологиясен тиешенчә үзләштермиләр.
    Әйтергә кирәк, соңгы өч елда районда 6,5 мең гектар кулланылмаган җир мәйданнары эшкәртелеп чәчелә башлады. Мондый сәясәтне «Гигант» хуҗалыгы, «Миннехуҗин» КФХ, «Биклән» ҖК, «Кама» агрофирмасы хуплап алды. «20 елдан артык сөрелмәгән җирләрдән бүген табыш алабыз», – ди Рәшит Хәбетдинов. Иштирәк, Кече Шилнә, Боерган, Калмаш, Мәләкәс җирлекләрендә урнаштырылган тәртипне комиссия дә карап үтте.
    Хуҗалык житәкчеләрендә рейдтан уңай тәэсирләр калды. Иң мөһиме – игеннәр быел да мулдан булачак. Исегезгә төшерәбез, узган ел Тукай районы игенчеләре 175 мең тонна икмәк җыеп республикада беренчелекне алды. Буген тукайлылар алдында әлеге позицияне югалтмау бурычы тора. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: