Башак юмартлыгы орлыктан
Алда зур эш – язгы чәчү. Кем җиргә яхшы сыйфатлы орлык кертә, язгы тукландыруны дөрес итеп оештыра, шул отачак, яхшы уңыш алачак. Тукландыруны иртәрәк башлау һәм составында азот һәм микроэлементлар булган ашламалар кертү зур нәтиҗә бирә. Фаразларга караганда, язгы чәчү җиңел булмаячак, шуңа күрә бүген бар көчне чәчүгә әзерләнүгә бирергә кирәк, дип белдерә ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Назим Сәләхетдинов. Әлеге мөһим кампания алдыннан тәҗрибәле белгеч аграрийларга үз киңәшләрен бирә.
Яңа сортларның өстенлеге нидә?
Галимнәр соңгы өч-дүрт елда яхшы сортлы, югары уңыш бирә торган дистәләрчә сорт орлык уйлап таптылар. Сабан бодаеның Экада-109, Йолдыз, Бурлак, Экада 214, Ульяновский 105, Тулайковская 108, арпаның Нур, Раушан, Камашевский, Надежный, солының Рысак, Конкур, Всадник, борчакның Венец, Варис, Юбиляр, Указ, Ямальский 305, Мадонна сортлары басуларыбызга чын хуҗалар булып килде.
Игенчелектә алар интенсив сортлар санала. Агротехниканы белеп, җиренә җиткереп эшкәртсәң, бу сортлар гаять югары уңыш бирергә сәләтле. Бигрәк тә бодай сортлары җирне эшкәртү технологиясенә һәм туклануга сизгер. Аны төгәл үтәгәндә, югары җилемсәле булып җитлегәләр. Элеккеге сортларда җилемсә күләме 23 проценттан артмаса, бүгенге сортлар исә 27-30 процент җилемсәне бирә ала. Моның мисалын без узган ел С.Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Гигант» хуҗалыкларында күрдек. Бу хуҗалыклар югары җилемсәле бодай үстереп саттылар. Оныннан яхшы сыйфатлы ипи пешерерлек шундый бодайны әзерләүче оешмалар югары бәягә бик теләп сатып алдылар.
Боларның бөртекләре эре, элеккеге сортлардан 1000 данәсе 4-5 граммга авыррак. Бодайның 1000 данәсе – 35-37, арпаның – 43-48, солының – 30-35 грамм тарта. Орлыклары эре булган саен, алар тизрәк шытып чыгалар һәм тамырлары көчле, ашламаны яхшы үзләштерә, уңышы югары була.
Орлык сатып алуның нәкъ вакыты
Мондый эре бөртекле югары уңыш бирә торган яңа сортлар районыбыздагы орлыкчылык хуҗалыкларында бар һәм җаның теләгән кадәр алып була. Районыбыз хуҗалыклары сорт алыштыру һәм яңарту белән актив шөгыльләнәләр. Шуның нәтиҗәсендә райондагы барлык орлыкның 96 проценты югары репродукцияле булуга ирештек.
Кече фермер хуҗалык-ларына әйтәсе килә: бүген яңа сортлы орлыклар сатып алуның иң уңай вакыты. Булган орлыкларны эшкәртү һәм анализлауны тизләтергә кирәк. Көн үзәгендәге бу мәсьәлә зур игътибар сорый.
Ашлаган җир генә аш бирә
Һәр игенчегә билгеле бер хакыйкать бар: «Ашлаган җир генә аш бирә». Монысына ачыклык кертик. Азот, фосфор, калийлы ашламалар белән генә әллә ни зур нәтиҗәгә ирешеп булмый. Үсемлекләргә микроэлементларның тәэсире зур. Болар – бакыр, молибден, марганец, цинк һәм башка элементлар. Шуларның барысын бергә кушып, тиешле нисбәттә туфракка керткәндә, ашламаларның нәтиҗәсе бермә-бер күтәрелә. Хуҗалыклар ашламаларны сатып алганда, микроэлементлы гумат катнашмалы ашламаларга игътибарлы булсыннар иде. Боларның берсен генә туфракка керткәндә дә югары нәтиҗәгә ирешеп була. Үсемлекләрнең вегетация чорында мочевина, микроэлементлар һәм биопрепаратлар кушылган сыекча сиптерүнең файдасы зур. Мондый чара, беренчедән, уңышны күтәрсә, икенчедән, бодайның җилемсәсен арттыра.
Районда орлык һәм уҗым сакланышы ни хәлдә?
Бүгенге көндә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалы белгечләре орлыкларның чисталыгын, тишелешен һәм нинди чир белән зарарланганын тикшерәләр. Салынган орлыкның 11224 тоннасы ГОСТ таләпләренә туры килә. Кабаттан чистартасы орлыклар да бар әле. Кайбер хуҗалыкларда көзге культураларның күчмә фонды чистартылып бетмәгән, күпьеллык үлән орлыкларын кабат чистарту зарур. Орлыкны саклау урыннарын күздән кичереп, кар-буран кермәсенә ышангач, һәр бүлемдәге орлыкның документларын булдырып, этикеткаларын язып куярга кирәк.
Быел кыш кар күп яуды. Басуларда һәм склад тирәләрендә кар катламы югары һәм һава торышы да салкын тора. Районда язның кинәт килү куркынычы бар. Шуңа күрә орлык саклау һәм ашлама складлары тирәләрен алдан ук ачып куеп, су керүгә юл куймаска тиешбез.
13 мең гектарда чәчелгән көзге культураларга килгәндә, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалы белгечләре кыш дәвамында арыш, көзге бодай культураларының торышын даими күзәтеп тордылар. Тикшерү көзге культураларның сакланышы әйбәт булуын күрсәтте, кар катламы 20-30 см, куаклану төене яткан тирәнлектә туфракның температурасы -2– -3 градус, шикәр микъдаре 20-24 мг, юкка чыгу 2-3 проценттан артмый.
/ Фото әлеге бүлектән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев