Аяз көннәрдән тулысынча файдаланыйк
Ниһаять, районда көтеп алынган яхшы һава торышы урнашты. Игенчеләр тулы көчкә урып-җыю эшләренә тотынды. Бүген басуларда 75 бөртек суктыручы комбайн һәм 200дән артык йөк машинасы эшли. Бу саннар алдагы көннәрдә тагы да артачак. Якындагы коры, явымсыз берничә көн игенчеләр өчен максималь хезмәт җитештерүчәнлеге көннәре булачак, диләр белгечләр.
Моңа кадәр һава торышы көйсез булуга карамастан, аграрийлар һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышты. 4 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алынды, бу – планның 10 проценты. 16 мең тоннадан артык икмәк амбарларга салынды. Бер гектардан чыккан уңыш шулай ук югары – уртача 42 центнер.
Авыр һава шартларында урып-җыю эшләре «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында да туктап тормады. Биредә һәр елны урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына хуҗалыкның җитәкчесе Минталип Миңнеханов үзе утыра. Газета корреспонденты килгәндә ул «Палессе» комбайны белән арыш суктыра иде. Әлеге культура хуҗалыкта 50 гектар мәйданны били, шуның 20се инде суктырып алынган. Бүген хуҗалык амбарына 70 тоннадан артык ашлык кайтарылган.
– Быел бөртеклеләр уңышы мулдан. Мондый яхшы уңыш беренче чиратта зур чыгымнар белән, барлык агротехник чараларны вакытында үтәгәнгә булды. Игеннәр күтәрелгәндә яхшы һава торышы да мөһим роль уйнады. Без урак чорында коры, явым-төшемсез көннәр көттек. Зур тырышлык белән үстергән мул уңышны җыеп алып, хуҗалыкның икътисади ягын тагын да яхшыртырга өметләндек, – ди ул.
Ләкин Табигать-ана үз төзәтмәләрен кертте. Урак соңлады. Әле көзге культуралар җыелып бетмәгән, инде язгы культураларга да чират җитте. Ә агротехник кагыйдәләр буенча, көзге чәчү вакыты нәкъ хәзер. Язгы чәчү өчен дә туфрак эшкәртеп куярга кирәк. «Барысы да бер вакытка килеп тулды. Вакыты да исәпле бит аның. Бөтен көчне туплау кирәк», – ди тәҗрибәле игенче.
Тоташ яңгырлар вакытны гына кысрыклап калмады, ә ашлыкның күләменә һәм сыйфатына да тәэсир итте. Икмәк өлгереп бөртекләрен коя башлады, югалтулар кечкенә түгел. Икенчедән, озакка сузылган яңгырларда бөртекнең җилеме юыла. Җилем – онның сыйфатына тәэсир итүче мөһим матдә. Җилеме аз булган ашлыкның бер килограммына бәясе якынча 5 сумга кими.
Хуҗалыкта яшелчәчелек тармагы да аерым игътибарда. Биредә икенче икмәктән кала, быел беренче тапкыр кишер, чөгендер дә үстерделәр. Җитәкченең сүзләренчә, быел бәрәңге уңышы узган ел белән бер дәрәҗәдә. «Яшелчәләр өлгерде, басуга техника гына керә алмый. Яңгырлар яшелчәләргә көчле йогынты ясамады. Шулай да зур күләмдә явым-төшемнәр дәвам итсә, яшелчә чери башлый. Ул сатуга да, орлыкка да бармый», – ди хуҗа.
Явып үткән яңгырларның яхшы яклары да бар. Җитлегү вакытында яшелчәләргә су сибәсе булмаган. «110 киловаттлы электронасосларны эшләтмәдек, электр энергиясен экономияләү нәтиҗәсендә зур акчалар янга калды», – ди фермер.
Минталип Исмәгыйлевич аграрийларның хәтерендә уелып калган 1978 елны искә алды. «Ул елны урак бик нык соңга калды. Тоташ яңгырлардан соң техника бөтенләй кырга керә алмады. Комбайннарны басу буенча чылбырлы тракторлар тарттырып йөртте. Трактор йөргән җирдә ашлык тапталды. Җирне ергычлап бетерделәр. Җыя алмаган икмәк кар астында калды», – ди ул.
Минталип Миңнеханов алга таба һава торышының яхшыруына, уңышны җыеп алу өчен мөмкинлекләр тууына ышана. «Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламас!» – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев