Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылның киләчәге эшмәкәр кулында

    Кнәз авыл җирлегенә караган кечкенә, әмма бай тарихлы Чыршылы авылында «Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Хуҗалык җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин тумышы белән Чыршылыдан. 2012 елда үз эшчәнлеген шушында башлый. Фермер туган авылын яшәтү, күтәрү идеясе белән яши. 

    Бүген ферма территориясе 2 гектар мәйданны били. 220 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 83е савым сыерлар. Фермер хуҗалыгында тәүлегенә 1 тонна 200 килограмм сөт җитештерелә. Бер баш сыердан уртача 15әр килограмм сөт савыла. «Беренче тапкыр бозаулаган таналар төркеме әзерлибез. Алар да кушылгач, савылган сөт күләме һичшиксез артачак», – ди Таһир Хөрмәтуллин.
    Бер үк вакытта 8 сыерга исәпләнгән саву залы бар. Биредә кул эше минимальләштерелгән. Торбалар буенча аккан сөт суытыла һәм Алабуга сөт комбинатына җибәрелә. 
    Үз эшендә фермер терлекләрне салкын ысул белән, бәйсез рәвештә асрауны кулай күрә. «Сыер салкыннан курыкмый. Аның өчен иң мөһиме – торакның ышык һәм коры булуы. Мал астына калын итеп салам түшәү, баш өстенә түбә кую һәм җилдән саклау җитә», – ди ул. Терлекләр өч торакта асрала. Алар чиста. Шуның берсен фермер «Яңа эш башлаучы фермер» дәүләт программасы буенча откан грант акчасына төзегән. Быел исә «Гаилә фермасы» программасында катнашырга исәбе бар.
    – Максатым – савым сыерлар санын, сөт күләмен арттыру. Аның өчен быел тагын бер торак төзергә уйлыйм. Шулай ук терлек азыгын тулысынча хуҗалыкта әзерләү теләге бар, моның өчен печән складларын киңәйтергә кирәк, – дип уртаклаша Таһир Нуруллович.
    Бүген фермер арендага алган җирләрдә арпа, борчак, язгы бодай, кукуруз, берьеллык үләннәр үстерә. Техникасы җитәрлек.
    Әмма фермерны борчыган сораулар да бар. Бу – кадрлар мәсьәләсе. «Хәзерге заманда авыл тормышыннан курыкмаган, нәтижәле эшләргә теләгән белгечләрне табу авыр», – ди ул. «Хөрмәтуллин» хужалыгында, нигездә, таҗик милләте вәкилләре хезмәт куя. Барлыгы 15 кеше. Фермер алар өчен унайлы яшәү урыннары да булдырган. Кайберләре гаиләләре белән күченеп килгән. Билгеле, чит ил гражданнарын эшкә урнаштыруга карата таләпләр катгый. Тик аларны кыен булса да үтәргә кирәк. Кадрларга кытлык, билгеле, кечкенә авылга кайтып яшәргә теләүчеләр булмавы белән бәйле, ди фермер. Авылда яшәү шартлары ансат түгел, киләчәктә бу хәлне төзәтергә кирәк, дигән теләге дә бар. Авылга яңа сулыш бирү өчен беренче чиратта биредә комплекслы авыл хуҗалыгы тармагын җәелдерергә кирәк. Эш урыннары булдырырга. Шул чагында яшьләр дә авылга кире кайтыр, балалар бакчасы, мәктәп тә төзеп булыр, – ди Таһир Нуруллович.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: