«Балкыш» лагеренда «Миссис Казан 2025» Адилә Закирова белән очрашу узды
«Балкыш» лагеренда чын бәйрәм атмосферасы булды: ял итүчеләр янына Адилә Закирова килде. «Миссис Казан 2025» һәм 2025 елның иң яхшы инфлюенсеры дигән титуллар иясе, танылган блогер Адилә Закирова очрашуга килүчеләрне үз хыяллары артыннан барырга рухландырды.