«Чаңгы юлы - 2026»: кем җиңде?
14 февральдә Новый поселогының чаңгы базасында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде: монда «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы 2026» региональ бәйгесе узды. Бу көн чын спорт бәйрәменә әверелде һәм төрле кешеләрне — мәктәп укучыларын, район администрациясе вәкилләрен, предприятие хезмәткәрләрен, актив тормыш рәвешен үз итүче һәвәскәрләрне берләштерде.