Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Савымчы эше ничек үзгәрде? Чулпан Низаметдинова заманча технологияләр турында

«ЛЮДИ в кадре» проектының чираттагы чыгарылышы Тукай районында урнашкан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе»ннән. Безнең максат – савымчы хезмәте турындагы иске стереотипларны җимереп, заманча ферманың чын мөмкинлекләрен күрсәтү.

Чыгарылыш герое – әлеге хуҗалыкта 15 елдан артык эшләүче Чулпан Низаметдинова. Аның хезмәт юлы мисалында заманча савымчы һөнәренең никадәр үзгәрүен күрергә мөмкин. Бүген фермада кул хезмәте белән беррәттән заманча технологияләр дә киң кулланыла: савымчы инде бары тик савым эше белән генә шөгыльләнми, ә югары технологияле җиһазлар белән идарә итә.

Заманча системалар ярдәмендә бер сыердан бер савым вакытында 25 литрга кадәр сөт алырга мөмкин.

Фермадагы үзгәрешләр: чиләкләр урынына – акыллы системалар

Чулпан Низаметдинова эшли башлаган елларда ферма бүгенге кебек булмаган. Еллар дәвамында хуҗалык зур үзгәрешләр кичергән: гади эш алымнарын заманча автоматлаштырылган җайланмалар алыштырган.

Хәзер хезмәткәрләр авыр физик эшкә азрак вакыт сарыф итә, төп игътибарны технологияләр белән дөрес идарә итүгә юнәлтә.

Терлекләрне ашатуга фәнни якын килү, заманча җиһазлар һәм автоматлаштыру сөт җитештерү нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Бүген бер сыердан алынган сөт күләме 5 литрдан алып 25 литрга кадәр җитәргә мөмкин.

Цифрлы технологияләр ферма хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтеп кенә калмый, ә Татарстанда җитештерелгән сөтнең сыйфатын да яңа баскычка күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев