Мошенниклар Татарстан халкын мөфти исеменнән алдый башлаган
Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән шалтыратып, шәхси мәгълүмат яки акча сорасалар, белеп торыгыз – бу мошенниклар. Татарстан мөфтияте дин кардәшләренә уяу булырга киңәш итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика мөселманнарына мөрәҗәгать итеп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән шалтыратып яки хәбәр язып алдарга маташучылар турында кисәтү ясады.
Нәзарәттә билгеләп үтүләренчә, таныш булмаган кешеләр шәхси яки хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат сорарга, шулай ук акча күчерүне таләп итәргә мөмкин. Мондый шалтыратуларга һәм шикле хәбәрләргә җавап бирмәскә киңәш ителә.
Дини сораулар яки мөселман оешмалары эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр туса, Татарстан мөфтиятенең рәсми вәкилләренә һәм район мөхтәсибләренә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә махсус call-үзәк эшли. Анда шәригатькә кагылышлы сораулар буенча белгечләрдән 8 800 222 76 67 номеры аша бушлай консультация алып була.
Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданнарны шәхси кабул итә. Кабул итүгә алдан язылу өчен +7 (843) 237-94-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак/ ТР МДН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев