Күп балалы гаиләләргә ипотека түләүләрен кичектерү мөмкинлеге биреләчәк
Икенче һәм аннан соңгы баласы туган гаиләләргә ипотека түләүләрен вакытлыча туктатып тору мөмкинлеге биреләчәк. Яңа кагыйдәләр буенча, мондый ярдәм чарасын алу өчен гаиләләргә банкка мөрәҗәгать итү һәм баланың тууын яки уллыкка алынуын раслаучы документларны тапшыру җитә.
Бу хакта NEWS.ru сайтына сенатор Айрат Гыйбатдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ипотека каникуллары турындагы яңа закон 1 сентябрьдән үз көченә керә. Ул моңа кадәр төзелгән кредит килешүләренә дә кагылачак.
Күп балалы гаиләләргә түләүләрне кичектерү өчен өстәмә дәлилләр кирәкми
Элегрәк ипотека буенча түләүләрне кичектерү өчен гражданнарга авыр финанс хәлдә булуын расларга туры килә иде. Яңа тәртип бу таләпне бетерә.
Хәзер гаиләдә икенче, өченче яки аннан соңгы бала тууы үзе үк ипотека каникуллары алу өчен җитәрлек нигез булып саналачак.
Ягъни ата-аналарга керемнәре кимүен яки башка кыенлыклар булуын исбатлап йөрергә кирәк булмаячак.
Ипотека каникуллары күпме вакытка бирелә?
Яңа мөмкинлек буенча, түләүләрне кичектерү вакыты 18 айга кадәр сузылырга мөмкин. Әмма бу чор балага яшь ярым тулган көннән соң дәвам итә алмый.
Каникуллардан гаилә бары тик бер тапкыр һәм бер генә ипотека кредиты буенча файдалана алачак.
Әгәр гаилә бала уллыкка алган булса, түләүләрне кичектерү вакыты уллыкка алу рәсми рәвештә теркәлгән көннән исәпләнә башлый.
Каникул вакытында процентлар ничек исәпләнә?
Ипотека түләүләре туктатылган чорда кредит буенча бурыч юкка чыкмый. Каникулларның җиденче аеннан соң калган суммага процентлар исәпләнә башлаячак.
Ләкин бу акчаларны гаилә шунда ук түләргә тиеш булмаячак – түләүләр ипотека каникуллары тәмамланганнан соң башкарылачак.
Белгечләр аңлатканча, нәтиҗәдә кредитның гомуми бәясе артырга мөмкин. Әмма төп максат – гаиләгә авыр чорда финанс басымын киметү. Ипотеканы түләү вакыты да кулланылган каникуллар вакытына озайтылачак.
Каникул алу өчен нишләргә?
Ярдәм чарасыннан файдалану өчен ипотека рәсмиләштерелгән банкка гариза бирергә кирәк.
Гаризага баланың туу турындагы таныклыгы, яки уллыкка алуны раслаучы документ теркәлә.
Сенатор сүзләренә караганда, яңа тәртип күп балалы гаиләләргә бала үскән чорда финанс чыгымнарын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев