Камил Нәҗмиев яшеренү урыннарының торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев халык өчен яшеренү урыннарын кирәкле шартлар белән тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Ул 10 августта Түбән Камада булган фаҗигале вакыйганы искә төшерде. Шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды, алар арасында биш яшьлек бала да бар.
Район башлыгы яшеренү урыннарына кагылышлы бурычларның моңа кадәр үк авыл җирлекләре башлыкларына һәм идарәче компанияләргә җиткерелүен искәртте.
– Бу документларда кешеләрнең гомере, хезмәттәшләр. Республика җитәкчелеге дә халыкның билгеләнгән таләпләрне һәм нормативларны үтәмәве өчен борчыла. Сиреналар юктан гына яңгырамый, – диде Камил Рим улы. – Бу мәсьәләгә җиңел карарга ярамый. Барлык яшеренү урыннары да яктыртылырга, су белән тәэмин ителергә, санитар таләпләр дә тулысынча үтәлергә кирәк. Болар – безнең кешеләр. Мәсьәләне иртәгәгә калдырырга ярамый, аны бүген үк хәл итәргә кирәк.
Элегрәк шундый ук бурычны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та куйган иде. Ул Дәүләт торак инспекциясенә күпфатирлы йортлардагы яшеренү урыннарын тикшерү эшен дәвам итәргә кушты. Моңа татарстанлылардан әлеге урыннарның торышына кагылышлы мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр килүе сәбәп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев