«Дәүләт хезмәтләре»ндәге штраф: кем салганын ничек ачыкларга?
«Дәүләт хезмәтләре» порталында штраф турында хәбәр килеп, аның кайдан алынганын аңламаган очраклар була. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына да шундый сораулар белән республика халкы мөрәҗәгать итә. Ведомство белгечләре мондый вазгыятьтә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.
Иң элек штраф турындагы хәбәрнең эчтәлеген тикшерергә кирәк. Электрон белдерүдә хокук бозуның асылы, административ эш буенча карар кабул иткән орган һәм акчаны күчерү өчен кирәкле реквизитлар күрсәтелә. Юстиция министрлыгының финанс бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Галимҗанова аңлатуынча, министрлык үзе штрафлар билгеләми. Ведомство әлеге түләүләрне администратор буларак кабул итә, шуңа күрә штрафны түләү өчен аның реквизитлары күрсәтелергә мөмкин.
Штрафның ни өчен салынганын төгәл ачыклау өчен, хәбәрдә күрсәтелгән орган белән элемтәгә керергә кирәк. Бу очракта гражданга административ эш буенча кирәкле аңлатмалар биреләчәк. Әгәр карарны Татарстан җәмәгать судьясы чыгарган булса, мәгълүматны интернет аша да тикшереп була. Моның өчен ТР җәмәгать судьялары порталының суд эшләрен эзләү сервисын кулланырга кирәк.
- сылтама буенча порталга керергә – mirsud.tatarstan.ru/search;
- «Суд эшләре буенча эзләү» бүлеген ачарга;
- Буш юлларны тутырырга;
- «Табарга» төймәсенә басарга кирәк.
Шуңа күрә «Дәүләт хезмәтләре»ндә көтелмәгән штраф күренсә, аны шунда ук түләүгә ашыкмыйча, башта карарны кем чыгарганын һәм нинди сәбәп белән салынганын ачыклау мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев