Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Черкиләр һөҗүм итә: җәйге кичләрдә үзеңне ничек сакларга?

Җәйнең җылы кичләрендә саф һавада йөрү, бакчада ял итү яки табигатькә чыгу рәхәт булса да, бу вакытта бер күңелсез «кунак» – черкиләр комачауларга мөмкин. Июль ахыры – август башы аларның иң актив чоры санала. Нәкъ менә шушы вакытта бөҗәкләр саны арта, ә кешеләргә һөҗүм итүләре ешрак күзәтелә.

Белгечләр әйтүенчә, быелгы җылы һәм дымлы һава торышы черкиләр үрчү өчен уңайлы шартлар тудыра. Черкиләр бигрәк тә сулыклар булган урыннарда активлаша. Елга-күл буйлары, сазлыклы җирләр, дача участоклары һәм шәһәр читендәге ял зоналары кичке вакытта аларның «ау урынына» әверелә.

Черкиләр кайдан килеп чыга?

Черкиләрнең күпләп чыгуының төп сәбәбе – алар үрчи торган урыннарның артуы. Бу бөҗәкләрнең личинкалары бары тик торгынлыктагы суларда гына яши. Алар күлләрдә, сазлыкларда, чокырларда, хәтта бакчадагы су тутырылган мичкәләрдә дә үрчи ала.

Яңгырлардан соң җыелган кечкенә сулыклар да черкиләр өчен уңайлы мохиткә әйләнә. Җылы һавада су тиз җылына, һәм личинкалар берничә көн эчендә үсеп җитә.

Кешене исә бары тик ана черкиләр генә тешли. Аларга йомырка салу өчен аксым кирәк, ә аны кеше һәм хайван каныннан алалар. Ата черкиләр кешеләргә һөҗүм итми, алар үсемлек согы һәм нектар белән туклана.

Температура 25–30 градуска җиткәндә һәм яңгырлар җитәрлек булганда, черкиләрнең яңа буыны бик тиз барлыкка килә. Шуңа күрә җәй ахырында алар аеруча күп була.

Черкиләргә каршы нинди препаратлар кулланырга?

Бүген кибетләрдә черкиләрдән саклый торган төрле чаралар җитәрлек. Иң киң таралганнары – спрейлар, кремнар, лосьоннар һәм аэрозольләр.

Белгечләр фикеренчә, составында DEET (ДЭТА) яки икаридин булган препаратлар нәтиҗәлерәк санала. Аларны урманга, бакчага чыкканда яки кичке йөрүләр вакытында тәннең ачык урыннарына һәм киемгә сөртергә мөмкин.

Өйдә куллану өчен фумигаторлар, пластинкалар һәм махсус сыеклыклар да ярдәм итә. Әмма кечкенә балалар һәм аллергиясе булган кешеләр химик чараларны саклык белән кулланырга тиеш.

Табигый ысулларны яратучылар өчен дә вариантлар бар:

  • Ванилин – черкиләр яратмый торган иң билгеле исләрнең берсе. 1 кап чиста ванилинны (ванильле шикәр түгел) 100 мл җылы суга кушып, спрей шешәсенә салырга мөмкин. Әлеге эремәне тәнгә яки киемгә сиптерәләр. Аның тәэсире якынча 1,5–2 сәгать дәвам итә.
  • Эфир майлары – цитронелла, эвкалипт, канәфер, лаванда һәм бөтнек майлары бөҗәкләрне куркыта. Әмма чиста эфир маен тирегә сөртергә ярамый. Аны үсемлек мае белән кушып кулланырга кирәк.
  • Әрем (полынь) – аның исен дә черкиләр яратмый. Үләнне кайнатып ясалган төнәтмә белән тәнне юарга мөмкин.

Черкиләрдән саклануның тагын бер мөһим шарт: табигатькә чыкканда озын җиңле кием, чалбар һәм ябык аяк киеме кияргә кирәк, бу черки тешләүләрен киметә.

Черки тешләсә нишләргә?

Черки тешләгән урынны иң беренче чиратта кашырга ярамый. Тырнау аркасында тире җәрәхәтләнергә һәм аңа инфекция керергә мөмкин.

Кычытуны һәм шешне киметү өчен түбәндәге ысуллар ярдәм итә ала:

Аш содасы. Бер чәй кашыгы соданы аз гына су белән болгатып, куе ботка ясарга һәм тешләнгән урынга сөртергә мөмкин.

Салкын компресс. Боз кисәге яки салкын тастымал шешне һәм кычытуны киметергә ярдәм итә.

Кефир яки катык. Салкын кефир яки катыкны 10–15 минутка тешләнгән урынга куеп тору тирене тынычландыра.

Алма серкәсе. Мамыкны алма серкәсенә манып, урынга берничә минут куярга була.

Алоэ яки петрушка. Алоэ согы һәм петрушка яфрагыннан алынган сок тирене тынычландырырга мөмкин.

Кер сабыны. Черки тешләгән урынны коры сабын белән ышку да кайбер кешеләргә кычытуны киметергә ярдәм итә.

Әмма сак булырга кирәк: әгәр тешләгәннән соң тән температурасы күтәрелсә, баш әйләнсә, шеш зур тизлек белән үсә башласа яки сулыш алу авырлашса – бу аллергия билгесе булырга мөмкин. Мондый очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җәйге кичләрне рәхәтләнеп үткәрү өчен иң мөһиме – алдан саклану чараларын күрү. Табигатькә чыкканда черкиләр турында онытмаска, ә балаларны су буйларында һәм урманлы урыннарда караучысыз калдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев