Биш укучы, мең мәшәкать һәм бер зур җиңү
Сәрия Саматовнаның 22 ел эшләп мондый хәлне беренче күрүе иде. Шок хәлендә берничә секунд басып торган укытучы балаларга кисәтү ясады.
Балалар дигәннән, алар нибары биш бөртек кенә һәм бишесе дә үз шөгыльләре белән мәшгуль иделәр: берсе бармаклары белән тырышып-тырышып борын чокый, икенчесе урындыгын атынгыч итеп тирбәлеп утыра, өченчесе парта астында үзенә «яңа дөнья» корган, дүртенчесе дәфтәрен ачып куйган да, аның битләрендә нидер сызгалый, бишенчесе исә тәрәзәгә карап, үз уйларына бирелгән. Укытучының кисәтүен әллә ишеттеләр, әллә юк — сыйныфтагы вәзгыять үзгәрешсез калды.
Бер әйтүгә барысын да аңлый торган тугызынчы сыйныф укучыларыннан соң килгән бу балалар белән эшләү авыр булачагын чамалап алган иде инде Сәрия Саматовна. Бер ай сүз белән тәрбияләп карады ул аларны, ләкин укучылар үз гадәтләрен һич кенә дә калдырырга теләмәде. Бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаган тәҗрибәле укытучы, чарасызлыктан, хезмәт укытучысына мөрәҗәгать итте.
Берничә көннән соң Сәрия Саматовна дәрескә ике метрлы указка тотып килеп керде. Указканы өстәлгә куйды да, балаларга карап:
— Бүгеннән дәресләр мин әйткән тәртиптә узачак. Таныш булыгыз — бу минем «ярдәмчем». Ул дәрестә кемнең кайда утырганын да, кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә күреп торачак, — диде.
Указканың озын булуы тәэсир иттеме, әллә укытучының җитди карашымы - укучылар тып-тын калды. Сәрия Саматовна берьюлы бу биш пар күзнең үзенә төбәлгәнен беренче тапкыр күрде. Бу кечкенә генә җиңү кебек тоелды аңа: ниһаять, балалар дәрескә һәм укытучыга игътибар итә башлаган иде. Кемдер тиз генә кулындагы карандашын парта өстенә куйды, кемдер урындыгын рәтләде, ә парта астында «югалып» утырган укучы үз урынына менеп утырды.
Сәрия Саматовна исә артык сүз әйтмәде. Ул бары тик елмаеп куйды да, дәресен башлап җибәрде. Шул көннән соң «ярдәмче» указка үзенең вазыйфасын үтәде — балаларга дәрестә тәртипнең кирәклеген искә төшереп почмакта сөялеп торды.
Биш бөртек кенә булсалар да, аларны тәртипкә өйрәтү өчен Сәрия Саматовнага шактый сабырлык, көч, тапкырлык кирәк булды. Беркөнне ашханәдә дежур тору чираты Әмиргә җитте. Әмма ул, вазыйфасын үтәмичә, тыныч кына сыйныфка кереп утырган.
— Өстәлләрен үзләре сөртсеннәр. Мин ник алар артыннан җыештырып йөрергә тиеш? — дип, үзенчә дәлилләп тә куйды.
Сәрия Саматовна тавыш күтәрмәде, ачуланмады да. Бары тик тыныч кына:
— Өйгә кайткач, әтиеңнән сорап кара әле: постта торган солдат командир боерыгын үтәмәсә, ни була? — диде.
Әтисеннән сорашканмы, әллә җавабын үзе эзләп тапканмы — анысын Сәрия Саматовнага караңгы иде. Әмма икенче юлы дежурлык чираты җиткәч, Әмирнең бәхәсләшеп торасы килмәде. Бер сүз дәшми генә җиң сызганып эшкә тотынды һәм ашханәдәге өстәлләрне күз ачып йомганчы ялтырап торырлык итеп җыештырып куйды.
Ирекнең кыюсызлыгы өстендә дә эшләргә туры килде Сәрия Саматовнага. Такта алдына чыгарга кирәк булса, малай шунда ук каушап кала, башын иеп басып тора. Белгәнен дә әйтергә кыенсына, ялгышудан курка иде.
Бервакыт конкурста катнашыр өчен Сәрия Саматовна Иреккә шигырь ятларга бирде. Әзерләнгәндә өйдәгеләрне тезеп утырт та, шуларга сөйлә, дип киңәш итте укытучы. Беркөнне Ирек: “Апа, кайчан була инде бу конкурс, әби тыңлап ялыкты”, дип килгән. Конкурста катнашып, өченче урын алган укучысының сөенүен күрү, Сәрия Саматовна өчен алтынга тиң иде. Моңа кадәр белгәнен дә әйтергә оялып торган малайда үз-үзенә ышаныч уянды.
Сәлимнең уку белән дуслыгы әллә ни көчле булмады. Буш букча белән мәктәпкә килү аның өчен гадәти күренеш иде. Бу очракта Сәрия Саматовнага әти-әни ярдәме кирәк булды. Әнисенә шалтыратканнан соң, Сәлим берникадәр вакыт өй эшләрен эшләп килә, китап-дәфтәрләрен дә онытмый башлый. Әмма вакыт узгач, иске гадәтләре яңадан баш калкыта.
Дәрескә китап-дәфтәрсез килгән чираттагы көннәрнең берсендә Сәрия Саматовна телефонга үрелүгә, Сәлим шундук сүзгә килә:
— Апа, шалтыратмагыз инде! Иртәгә барысын да алып киләм, сүз бирәм.
Укытучы телефонны читкә куя да тыныч кына:
— Мин сиңа тагын бер мөмкинлек бирәм. Егет булсаң, әйткән сүзеңне үтә, дип кисәтә.
Тора-бара ул да тәртипкә утырды. Яхшы укучылар рәтенә үк күтәрелмәсә дә, мәктәпкә буш кул белән килмәскә өйрәнде.
Шамилнең кирелеге үзәгенә үтте Сәрия Саматовнаның. Бантик куярлык булып үскән чәчен алдыртыр өчен генә дә ай-һай күп тырышырга туры килде. Класс җитәкчесенә ул озын чәч нәрсәсе белән комачаулагандыр, ләкин чәчне тәртипкә китертмичә туктамый иде.
Аның урынына башка малайлар өс-башларын һәрвакыт тәртиптә йөртте. Никадәр генә читен булмасын, галстук һәрвакыт тагылган, костюм-чалбарлары үтүкләнгән иде. Моңа Сәрия Саматовнаның 1 сентябрьдә әйткән сүзе сәбәпче булды. “Мин чәчен алдырткан, галстук таккан малайларны яратам”, дигән иде ул.
Ә менә класста бер бөртек кыз - Гөлүсә белән беркөнне уңайсыз хәл килеп чыкты. Мәктәп буенча эстафета ярышы оештырылган иде. Гөлүсә ярышта катнашудан баш тартты. Сәбәбе дә “көлке”: аягына кигән кроссовкасы ошамый икән. (ә бәлки уңайсыз булгандыр) Бернинди үгетләүләргә дә бирешмәде кыз. Ярышның тукталуы, бөтен мәктәп белән аны гына көтеп торулары да хәлне үзгәртмәде. Бу киребеткән кызның кыланмышына түзәр әмәле калмаган Сәрия Саматовна, Гөлүсәне җәлт кенә күтәреп торгызды да, таләпчән тавыш белән: «Синең кроссовкаңны түгел, үзеңне йөгертәләр», — диде. Шул сүзләрдән соң кыз уңайсызланып, сафка басты һәм ярышта катнашты.
Ә бүген шушы 5 бөртек Сәрия Саматовна белән күрешергә дип җыелганнар. Мәктәп тәмамлаганга да 7 ел вакыт узып киткән икән бит. Һәрберсе дипломлы белгечләр булып, үз юлларын табып өлгергәннәр. Әмир хәрби хезмәт юлын сайлаган, Ирек кешеләр белән эшли торган һөнәр иясе булган, Сәлим дә җаваплылыкка өйрәнеп, үз эшендә абруй казанган. Шамилгә дә эшлекле кыяфәт кергән: чәчен соңгы мода белән кистергән. Гөлүсә үзе балаларга үрнәк булырлык белгеч булып эшли.
Сәрия Саматовна аларның һәркайсына карап елмайды. Кайчандыр парта астында йөргән, өй эшен эшләмичә килгән, урындыгында атынып утырган, киреләнеп чәчен кистермәгән балалардан бүген җитди, тәрбияле, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр үсеп чыккан.
– Менә күрәсезме, – дип елмайды ул, – сезне тәрбияләүгә киткән көч бушка булмаган икән.
– Рәхмәт, Сәрия Саматовна! – дип елмайдылар элекке укучылар. – Мәктәптә ачуланган өчен сезгә үпкәләгән чаклар да булды. Хәзер исә беләбез: сез безне тормышка әзерләгәнсез, җаваплы булырга өйрәткәнсез.
Сәрия Саматовна өчен шушы сүзләрдән дә кадерлерәк бүләк юк иде. Укытучы хезмәтенең чын бәясе дипломнарда да, Мактау грамоталарында да түгел икән. Ул – еллар үткәч тә сине онытмыйча кайтып кергән укучыларыңда, аларның рәхмәтендә, күзләрендәге җылылыкта.
Шул мизгелдә ул тагын бер кат инанды: укытучы орлыкны бүген чәчә, ә уңышын еллар үткәч кенә күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев