Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
1 сентябрь - Белем көне

Мәктәпләрдә тәүге кыңгырау чыңы

Бүген илебез мәктәпләрендә яңа уку елы башлануны белдереп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Өч ай буе җәйге каникулларда ял иткән укучыларын мөгаллимнәр дә сагынып, дулкынланып каршы алды.

1 сентябрь көнне Тукай районы мәктәпләре 4531 балага янә үз ишекләрен ачып җибәрде. Аларның 530ы – беренче сыйныф укучылары.

Круглое Поле поселогында яшәүче Ясминә Андреева да бүген әнисе Ләйсән, әтисе Радик, дүртенче сыйныфка күчкән абыйсы Айнур белән бәйрәм линейкасына юл алды. Бу аның тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан үтүе. Белем көне линейкасы алдыннан без өйләренә барып, алар белән сөйләшеп алдык.

– Мин мәктәпкә бару көнен түземсезләнеп көттем. Укудан курыкмыйм. Чөнки минем сыйныфымда бергә балалар бакчасына йөргән дусларым бар. Иң якыннары: Элина, Айзилә, Эмилия. Без бергә санарга да, укырга да өйрәндек. Үземнең укытучымның кем булачагын да беләм. Ул Зөлфия Хәйдарова, миңа бик ошады. Мәктәпкә әзерлек дәресләрендә безне күп әйберләргә өйрәтте, – дип уртаклашты кичерешләре белән Ясминә.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк Ясминәнең нәкъ белем көне алдыннан гына туган көне булып узды. Аңа җиде яшь тулды.

– Мәктәпкә җәй башыннан ук әзерләнергә керештек. Безнең өчен бу беренче тапкыр гына түгел. Тәҗрибәбез бар. Кызыбызга мәктәп мохитенә күнегүе җиңел, күңелле узсын дип, әзерлек дәресләренә йөреттек. Ул анда булачак сыйныфташлары белән дә, сыныф җитәкчесе белән дә аралаша алды. Беренче дәрестән үк укытучысын Зөлфия Ревонеровнаны бик нык яратты. Әти-әниләр өчен баланың мөгаллим белән уртак тел табуы бик мөһим инде ул. Моңа бик сөендек, – дип сөйләде, Ләйсән Әсхәт кызы, Ясминәнең чәчәләрен тарап, ак бантиклар таккан мәлдә.

Аннары, беренче сыйныф укучысы Ясминә аркасына матур букчасын асып, кулына чәчәк бәйләме тотып, гаиләсе белән бергә мәктәпкә юл алды. Без аны да, районыбызның бар укучыларын, әти-әниләрне, мөгаллимнәрне шушы онытылмаслык күркәм бәйрәм – Белем көне белән ихластан котлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

Мәктәпләрдә тәүге кыңгырау чыңы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев