Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зәйтүнә Дәминованы 65 яшьлек юбилее белән балалары һәм оныклары котлый!

19 октября 2018, 11:00

787

0

1

Күперле авылында яшәүче кадерле әнием, әбиебез Зәйтүнә Фәйзулла кызы Дәминовага 65 яшь тулды.
Кадерлебез, син безнең өчен һаман япь-яшь, иң сөекле кешебез, һәр гамәлең, әйткән сүзең белән гел үрнәк булып торасың. Көн дә биреп торган киңәшләрең, назлы сүзләрең яшәргә, тормыш итәргә көч һәм дәрт бирә. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшәсәң иде. Безнең туган йортыбызның яме бит син.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлык булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын иң түрдә.

Иң изге теләкләр белән кызың Эльвира, киявең Марат, оныкларың Таңсылу, Зөлфәт. Безнең теләкләргә әбиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев