Зәйфәрә Дусманованы 60 яшьлек юбилее белән Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!
Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәбебездә техник хезмәткәр булып эшләүче Зәйфәрә Миңнәхмәт кызы Дусманованы 60 яшьлек матур юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерә.
Хөрмәтле Зәйфәрә Миңнәхмәтовна! Коллективыбызга бер ел элек кенә килсәгез дә, Сез инде үз кешебезгә әйләндегез. Хезмәттәшләрегез белән дә, балалар белән дә тиз арада уртак тел таптыгыз. Балалар дөньясы Сезгә чит түгел, чөнки гомер буе авыл китапханәсендә эшләп, аларның, гомумән, авылдашларыбызның күңелен яулаган кеше Сез. Хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәт!
Гаиләгездә уңган хуҗабикә, ирегезгә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыгызга кадерле әни, оныкларыгызга яраткан әби Сез. Бар якыннарыгызны бер канат астына җыеп, йортыгыз җылылыгын саклап яшисез.
Юбилеегыз белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаиләгезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Нет комментариев