Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөһрә Маннапованы 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

05 декабря 2018, 11:00

1275

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче кадерле кешебез Зөһрә Әхтәм кызы Маннапованы гомеренең матур бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Газизебез безнең! Әниле йортны тикмәгә генә сандугач оясына тиңләмиләр. Анда һәрчак бәйрәм, җан җырлап, күңел үсеп, очып-канатланып тора. Без дә, әниебез, синең барлыгың, исәнлегең-саулыгың белән чиксез бәхетле. Җан әрнеп, үзәк өзелгәндә – әни, шатлыктан күңел мөлдерәп тулганда, шатлык уртаклашырга шулай ук әни кирәк! 
Яратканыбыз безнең! Син безнең нәкъ шундый: бала бәгырьле, мәрхәмәтле, игелекле, сабыр, итагатьле. Гомерең буе авылыбыз мәктәбендә балаларга белем бирдең, коллективта да хөрмәтле булдың, авылда да ихтирамлы кеше син. Әтиебез белән өч бала тәрбияләп үстердегез, олы тормышка чыгардыгыз. Барысы да өчен рәхмәт сезгә. Син безнең ышанычыбыз, терәгебез, балаларны, оныкларны бергә туплап торучыбыз. Ачык йөз белән каршы аласың, өстәлең тулы тәмле ризык.
Киләчәктә дә безнең сулар һавабыз, илһам чыганагыбыз, рухи омтылышыбыз, яшәү Алиһәбез булып кал. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның игелеген күреп, бергә-бергә озак яшәргә насыйп булсын. Без сине бик тә яратабыз!

Күңелдәге барлык җылы, матур сүзләр, 
Бүген, Әни, сине зурлап яңгырасын. 
Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен, 
Килә, Әни, бары сиңа яудырасым. 
Күктә кояш ничек балкып, көлеп торса, 
Син дә, Әни, безнең өчен кояш кебек. 
Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың 
Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген. 
Сәламәт бул, мәңге шулай балкып яшә, 
Сабыр, тыйнак, уңган-булган әниебез. 
Сине, Әни, үрнәк итеп, өлге итеп, 
Тормышларны гөлгә күмеп яшибез без. 
Җаның тыныч, тазалыгың ныклы булсын, 
Ак әби син, саф күңелле әниебез. 
Котлап сине шушы матур бәйрәм белән, 
Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез.

Иң изге теләкләр белән балаларың Булат, Зөлфия, Илгизәр, киленең Айсылу, киявең Расих, оныкларың Камилә, Ләйлә, Рамазан, Нариман, Бу теләкләргә әтиебез һәм дәү әниебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев