Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлфия Хәйруллинаны 50 яшьлек юбилее белән Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

05 марта 2021, 11:10

388

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәт коллективы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфия Зөфәр кызы Хәйруллинаны 50 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Зөлфия Зөфәровна! Хезмәт үренә менгән бу бәхетле минутларыгызда Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, имин көннәр телибез.
Сез үз эшегезне бар күңелегезне биреп, яратып башкарасыз. Алга таба да коллективыбызның абруйлы кешесе булып, яраткан эшегездә армый-талмый хезмәт куегыз. Бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән, игътибарлы, ярдәмчел булып калыгыз. Гаиләгез дә гел шулай матур булсын, улыгызның уңышларына куанып яшәргә, сау-сәламәт булырга язсын.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев