Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөфәр һәм Рәмзия Мисбаховларны алтын туйлары белән балалары котлый!

28 февраля 2020, 14:40

541

0

3

Зөфәр һәм Рәмзия Мисбаховларны алтын туйлары белән балалары котлый!

Иң кадерле кешеләребезне – Чаллы шәһәрендә гомер итүче әти-әниебез Зөфәр Гали улы һәм Рәмзия Салих кызы Мисбаховларны алтын туйлары – никахлашуларына 50 ел тулу белән чын күңелдән котлыйбыз.
Икесе ике яктан булсалар да, бер-берсен табышканнар, яратышып кавышканнар алар. Әтиебез Мамадыш районы Югары Тәкәнеш авылында туып-үскән, әниебез Минзәлә шәһәренннән. Инде менә ярты гасыр кулга-кул тотынып, бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер кичерәләр. Зирәк акыллы, без балаларыгызның таянычы булган сизгер күңелле кешеләребез сез. 
Кадерле әти-әниебез! Киләчәктә дә бер-берегезгә терәк булып яшәгез, йөрәгегездә җылы хисләр олыгайган көннәрдә дә сүрелмәсен, сәламәт булыгыз, балалар һәм оныкларның игелеген күреп, тагын озак еллар бергә гомер итегез. Без сезне бик яратабыз, горурланабыз. 

Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Насыйп булсын бала, оныкларның
Игелеген сезгә күрергә.
Һәм безгә дә Ходай язса иде
Бриллиант туегызга килергә!

Изге теләкләр белән кызларыгыз Лилия, Гөлия, кияүләрегез Илһам, Илгизәр, оныкларыгыз Алия, Алинә, Алсу, Рәсүл.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев