Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллинаны юбилее белән авылдашлары котлый!

23 июня 2018, 08:35

1130

0

0

Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллинаны юбилее белән авылдашлары котлый!

Хөрмәтле авылдашыбыз, күршебез, якын дустыбыз – Күзкәй авылында гомер итүче Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллинаны 80 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 

Һәр авылның йөзен билгеләүче, халык арасында абруй казанган шәхесләре була. Талантлы журналист, яхшы психолог, оста оештыручы Заһидә апабыз да әнә шундыйлардан. 
Китапханәдә аның башлангычы белән «Хатирә» клубы эшли башлады. Анда төрле темага кичәләр үткәрәбез, бәйлибез, чигәбез, тәм-томнар пешереп сыйланабыз. Биредә безнең иң актив кешебез – Заһидә апа. Аның белән аралашкач, күңелләр күтәрелә, кәеф яхшыра. Кыш көннәрендә «Скандинавия йөрүләрендә» дә оештыручыбыз Заһидә апа. Җәйләрен бакчасында чәчәкләрен, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә. Аның янына кереп киңәшләр дә сорыйбыз, үзара аралашабыз, сөенечләрне дә уртаклашабыз, кайчак зарланышып та алабыз. Менә ике ел инде авылыбыз мәчетенә дин сабакларына йөрибез. Анда да башлап йөрүчебез Заһидә апа. Аңа 80 яшь тула дип кем әйтер?! 
Аның капкасы бер дә ябылып тормый. Бераз каләм тибрәтүчеләр дә, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, авыл җитәкчеләре дә, күңел җылысына мохтаҗ ялгыз апалар да килә аның янына. 
Заһидә апа, якты йөзең, киң күңелең, җылы сүзең өчен рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз, сиңа сәламәтлек, имин көннәр телибез. Безне сөендереп озын-озак яшә әле. 

Зыятдиновлар, Биктимеровлар, Сәгыйдуллиннар гаиләләре исеменнән Гөлсинә Зыятдинова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев