Тәзкирә Әхтәмованы 70 яшьлек юбилее белән Иске Абдул урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!
Әхтәмова Тәзкирә Габделхәй кызын 70 яшьлек юбилее белән ихластан тәбрик итеп, матур теләкләребезне җиткерәбез.
Тәзкирә апа, Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез – юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез педагог-оештыручы буларак, гомерегезне балалар белән эшләүгә багышлаган мөгаллимә, коллективта затлы хезмәткәр булдыгыз. Таләпчән, тырыш, эш сөючән булу белән беррәттән, Сез – бик ярдәмчел, нечкә күңелле, уңган һәм бик акыллы хатын-кыз. Үзегез эшләгән коллективта һәр укытучының, һәр баланың уңышына сөенеп, янып-көеп яшәдегез, әле хәзер дә төпле киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп торасыз. Сез – зур ихтирамга лаеклы кеше. Киләчәк тормышыгыз исән-сау булып, бүгенгедәй безгә ярдәм итеп, барыбызга да кирәк булып яшәргә язсын. Кайгы-хәсрәт күрергә язмасын. Һәрчак шулай көчле рухлы булып калыгыз. Барлык игелекләрегез өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Иң изге теләкләр белән, Иске Абдул урта мәктәбе хезмәт коллективы.
Нет комментариев