Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәзкирә Харисованы туган көне белән гаиләсе котлый!

19 октября 2018, 09:10

695

0

0

Иске Дөреш авылында яшәүче газиз әниебез Тәзкирә Гыйльметдин кызы Харисованы чын йөрәктән туган көне белән тәбрик итәбез.
Кадерле әниебез! Син безнең өчен иң якын, иң сөекле, изге җанлы кеше. Җиһандагы кояш кебек барыр юлыбызны яктыртып, юл күрсәтеп яшисең. Алтындай киңәшләрең җаннарыбызга шифа, күңелләребезгә дәва бирә. Безгә кылган изгелекләрең иксез-чиксез, сабыр канатларың ныклы, синең янәшәңдә безгә якты, җылы, рәхәт. Синең ачык, мөлаем йөзең, мәрхәмәтле олы йөрәгең барыбыз өчен дә бик кадерле. 
Син, әни, 40 елга якын мәктәптә ана теле укыттың, күпме кешенең хөрмәтен, рәхмәтен яуладың. Зыялы, әдәпле, гадел, тыйнак булганың өчен сине һәркем ярата. Без гомер буе педагог әти-әниебез белән горурланып яшәдек. 
Язмыш авырлыкларына да бирешмәдең син, алга карап яшәргә үзеңдә рухи көч таптың. Безгә биргән яхшы тәрбияң, һәрчак таяныч һәм терәк булуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле әниебез һәм сөйкемле әбиебез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, һәр мизгелдән тәм табып, җан җылыбызны тоеп, янәшәбездә бик күп еллар балкып яшә әле. 

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев