Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәзкирә Хафизованы туган көне белән гаиләсе котлый!

12 марта 2021, 11:20

528

0

0

Иске Дөреш авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Тәзкирә Гаетмөхәммәт кызы Хафизованы 82 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. 

Кадерле әниебез, яшәү рәвешең без балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың бар. Хәер-фатыйхаңнан аермый, безне кайгыртып, киңәш-табышыңнан ташламый, сокландырырлык итеп яшисең. Әтиебез белән 60 елдан артык бергә матур гомер кичерәсез. 
Матур бәйрәмең көнендә сиңа теләкләрнең бары изгесен, яктысын юллыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Алдагы көнеңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып, куанып яшә. Без сине бик яратабыз!

Тормыш иптәшең Мөҗәеп, улларың Фарих, Фирдәвес, Фәндүс, киленнәрең Лариса, Зөһрә, Руфия, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев