Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ директоры Ришат Сәхәбетдин улы Хатыйповның 1 ноябрьдә күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне!

01 ноября 2021, 08:57

1800

0

0

«Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ директоры Ришат Сәхәбетдин улы Хатыйповның 1 ноябрьдә күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне. Без аны матур бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Ришат Сәхәбетдинович! Сезнең иңнәрегездә – гаять җаваплы, холык үҗәтлеге, кешеләр белән аралаша, аларны тыңлый һәм ярдәм итә белү сәләте, түземлелек, үзеңне ахыргача эшкә җигә белүне сорый торган хезмәт. Һәр кешегә игътибарлы, ярдәмле, кешелекле булуыгыз белән коллективыбызда һәм авыл халкы арасында олы абруй казандыгыз. Сез – чын авыл улы, районга, җирлегебезгә, аның халкына риясыз хезмәт итәсез, йөрәк егәрен, ихтыяр көчегезне хуҗалыгыбыз үсешенә багышлап, намус белән эшлисез. 
Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, рух ныклыгы телибез. Бүгенге көн куйган проблемалар, бурычлар алдында югалып калмыйча, алга таба да исән-сау эшләргә язсын. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын, тормыш иптәшегез белән пар канатлар булып, балалар игелегенә төренеп, муллыкта, җан тынычлыгында бәхетле озын гомер итегез. 
Олы ихтирам белән «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ хезмәт коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X