Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тукай районы Яңа Бүләк авылында гомер итүче яраткан әниебез Бахтеева Инсия Рафис кызын 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез

10 апреля 2019, 19:52

4892

0

4

Тукай районы Яңа Бүләк авылында гомер итүче яраткан әниебез Бахтеева Инсия Рафис кызын 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез

Актаныш районында туып-үскән, хәзерге вакытта Тукай районы Яңа Бүләк авылында гомер итүче яраткан әниебез Бахтеева Инсия Рафис кызын 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине 55 яшьлек юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Син безнең өчен бу дөньяда иң кадерле, иң изге кеше , әни. Синең мөлаем итеп елмаюыңнан  йортыбызның һәрбер почмагы яктыра. Тәмле сыйларыңны татып, кадер-назларыңны тоеп, яшәгән саен яшисе, синең белән булган һәр минутның кадерен беләсе килә. Сабырлыгың, ачыклыгың, тыйнаклыгың хөрмәтенә бөтен авыл халкы, туган-тумачалар ярата, хөрмәт итә үзеңне.

 Әти белән ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа бүген рәхмәт әйтәбез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, кадер-хөрмәттә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сина. Киләчәктә дә әти белән, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, исән-сау булып яшәсәң иде!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшен Наил, кызларыгыз Ильмира, Элвира, улыгыз Рамил, киленегез Динара, киявегез Ильдан һәм яраткан оныкларыгыз.

 

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп котлау!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без дэ сезнен телэклэр гэ кушылабыз. Сэламэтлек, гаилэ бэхете телибез