Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтиебез, бабабыз, дәү бабабыз Мөнәвир Салих улы Кәримовның бүген 75 яшьлек юбилее

15 мая 2022, 09:30

569

0

0

Иректаң авылында гомер итүче кадерле кешебез – әтиебез, бабабыз, дәү бабабыз Мөнәвир Салих улы Кәримовның 15 майда 75 яшьлек юбилее. 
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Шушы яшеңә җитеп, акыл зирәклегеңне, яшәү көчеңне югалтмагансың. Авыр елларны кайгы-хәсрәтләрне күп кичкән йөрәгең сабыр, бервакытта да моң-зарны белмисең, шаяртасың, көләсең. Туган авылыбызда тырышып корган нигезең, авыдашлар телендә игелекле исемең, хөрмәт-дәрәҗәң бар. 
Кадерлебез! Сиңа алдагы көннәреңдә дә куанычлы, мул, тыныч тормыш, балалар, оныклар куанычы телибез. Гомер елларың иминлектә, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен.
Газизләрдән газиз әтиебез, 
Зур бәйрәмең белән котлыйбыз. 
Кайнар сөю, изге теләкләрне
Чын йөрәктән сиңа юллыйбыз. 


Сине яратып, балаларың Равил-Айсылу, Раил-Ләйсән, оныклары Марат, Алсу, Ралина, Әмир, Алинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев