Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы Тәгъзимә Мөхәмәдиеваны юбилее белән котлый!

11 мая 2018, 14:00

1585

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы хөрмәтле кешебез, мәктәптә төнге тәрбияче булып эшләүче Тәгъзимә Әхнәф кызы Мөхәмәдиеваны олы юбилее – 60 яшь тулган көне белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Тәгъзимә Әхнәфовна! Тормыш йомгагы сүтелә дә сүтелә бара. Сез тормышта сынмас-сыгылмас, авырлыклар алдында баш имәс кеше. Кешеләргә, туганнарга, барлык якыннарыгызга ярдәмчел, олы йөрәкле булуыгызга сокланабыз. Берничә ел эчендә мәктәп коллективының да, анда тәрбияләнүчеләрнең дә олы хөрмәтен яуладыгыз. Сез балаларны үзегезнекедәй якын итеп ярата беләсез, алар да сезгә шундый ук самими хисләр белән җавап бирә. Гаиләгездә дә ирегез Марсель Мәхмүт улының ышанычлы тормыш терәге, ике кызыгыз, бер улыгызның, килен-кияүләрегезнең кадерле әнисе, оныкларыгызның яраткан әбисе, гаилә учагын саклаучы. Гаиләгез һәрвакыт шундый матур булсын, ә хезмәтегездә һәрчак хөрмәткә ирешегез.
Без сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә коллективыбызда дус һәм тату булып эшләргә, якыннарыгызга, туганнарыгызга кирәк булып яшәргә язсын, дибез. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, тигезлек, куаныч, озын гомер телибез. 
Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын, рух ныклыгы, хәерле гомерләр, тормыш муллыгы, иман байлыгы телибез сезгә.
Котлап сезне бәйрәмегез белән,
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен сезне һәрвакыт
Сагыш уты, борчу-көенеч.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев