Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак авылыннан Марсель Мөдәррис улы Галимуллинны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

11 мая 2018, 13:50

1451

0

0

Теләнче Тамак авылында гомер итүче кадерле кешебез Марсель Мөдәррис улы Галимуллинны күркәм гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 
Дөньядагы иң газиз, иң якын кешебез! Барыбызны да шатландырып, ел да туган көннәр тезелеп килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының иң югарысына менеп, билгә таяна, уңышларга куана торганы. Сабыр, эшсөяр, тәвәккәл булуың белән барыбызга да үрнәк син. Гаиләбездә син булганга тормышыбыз бөтен, өебез ямьле, ышык. Кешеләргә, авылдашларга, дусларга, туганнарга – һәркемгә кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Төпле, ныклы кыйблалы булганың өчен без якыннарың гына түгел, күпләр хөрмәт итә үзеңне. Хезмәтең дә гаять авыр, катлаулы, үтә дә җаваплы. Әмма шуңа карамастан беркайчан да зарлануны, уфтануны белмисең, үз эшеңне яратып, намус белән башкарасың. Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Әниебез Фәния белән саулыкта-сәламәтлектә озын-озак гомер итәргә насыйп булсын. 
Бердәнберем! Алга таба да бер-беребезгә терәк булып, бәхеттә, шатлыкта, тигезлектә, иминлектә, айдан – нур, кояштан – җылылык, чишмәләрдән илһам алып, озак яшәргә язсын.

Ямьле еллар, ямьле көннәр
Телибез сиңа чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр. 

Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Фәния, улың Ильмир, кызың Гөлшат, киявең Илнар, оныкларың Ильяс, Элина. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев