Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Суыксу авылы урта мәктәбе коллективы Әлфинур Хәниф кызы Фәйрушинаны 60 яшьлек юбилее белән котлый!

25 мая 2018, 11:10

1037

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылы урта мәктәбе коллективы мәктәптә китапханәче булып эшләүче Әлфинур Хәниф кызы Фәйрушинаны олы юбилее – 60 яшь тулган көне белән тәбрик итә.
Мәктәп китапханәсендә Сез инде күп еллар хезмәт куясыз, балаларга рухи азык бүләк итәсез, аларны китап сөяргә өйрәтәсез. Укучылар белән уртак тел табып, хезмәттәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәттә эшлисез. Яратып сайлаган һөнәрегезгә гомер буе тугры калдыгыз. 
Хөрмәтле Әлфинур Хәнифовна! Сез бөреләр уянган, кояш җылысы дәрт уяткан иң матур фасылда тугансыз. Сезне дөньяга биргән май ае – шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелегездә көн дә кояш, көн дә яз булсын. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, тормыш иптәшегез янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөзегез һәрчак кояштай балкып торсын, тормышыгыз мул, мәдәният дөньягыз – бай, нигезегез – тыныч, рухыгыз – ныклы булсын!
Сезгә алдагы көннәрдә җан тынычлыгы, мул имин тормыш телибез. Сау-сәламәт булып, озак еллар яшәргә насыйп итсен.

Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгендә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнегездә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев