Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Таһир Ситдыйковны 75 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

10 января 2020, 12:15

599

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Таһир Шәех улы Ситдыйковны 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Таһир Шәехович! Сез яшьли сайлаган һөнәрегезгә гомер буе тугры калган, гомерегезне балалар тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм зат, абруйлы педагог. Хезмәт кенәгәгездә бер генә язу – укытучы. Шушы исемне аклап, тап төшерми яшәдегез, эшләдегез. Күпме шәкертләрегез, аларның әти-әниләре рәхмәтле Сезгә. Төпле, ныклы кыйблалы булганыгыз өчен дә бар да хөрмәт итә үзегезне.
Гаиләгездә дә ышанычлы ир, ныклы таяныч Сез. Тату, матур гаиләгез белән тигезлектә яшәргә, балаларыгызның куанычын, бәхетен-тәүфыйгын күрергә насыйп булсын. Киләчәктә дә шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. Алга таба да ару-талуны белми, йөрәгегез ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. 
Юбилеегыз белән котлап, Сезгә саулык-сәгадәт, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тигезлек, балалар куанычы, озын гомер телибез. Тормышыгызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын-озак яшәгез. 

Гомер юлларыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, тату яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы игелекле кеше Сез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев