Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәмәкәй авылыннан Разыя Барый кызы Сәләхованы 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

23 мая 2018, 10:46

735

0

0

Сәмәкәй авылында гомер итүче әниебез Разыя Барый кызы Сәләхова шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте – кадерле кешебезгә 85 яшь тулды. Газизебез безнең! Сине чын күңелдән зур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. 
Әниебез гомере буе хуҗалыкта төрле эшләрдә намуслы хезмәт куйды, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә булды. Әтиебез Габдерәкыйп белән инде 60 елдан артык иңгә-иң куеп яшиләр. Өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Барысын да олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген оныклар, оныкчыклар үстерешергә дә ярдәм итәләр, һәрберебезгә алтындай яхшы киңәшләрен бирәләр. Олы яшьтә булса да, әниебез әле үз аягында йөреп тора, безне һәрчак якты йөзе, тәмле сүзе, мул өстәлләре белән каршы ала. Һәр баласы өчен ут йотып яши, һәрберебезгә матур теләкләрен теләп, изге догаларын укып тора. Балаларына гына түгел, күршеләренә, гомумән, авыл халкына да бик ярдәмчел безнең әниебез, нинди генә гозер белән керсәләр дә, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. 
Синең уңай сыйфатларыңны исәпли китсәң, аның очы-кырые юк. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Сиңа киләчәктә корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыңның җан җылысын, кайгыртуларын тоеп, безне сөендереп, озак яшәргә язсын.

Бәрәкәтле, имин тормыш белән
Яшә әле кадер-хөрмәттә. 
Куанычлы гомер бирсен Ходай,
Без калабыз шушы теләктә. 

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, улың, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Рәйхана. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев