Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәмига Солтанованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

30 ноября 2018, 11:15

806

0

0

Кызыл Байрак авылында гомер итүче якын кешебез Сәмига Әгъзам кызы Солтанова 1 декабрьдә 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Гомер бәйрәме белән аны чын күңелдән котлыйбыз. 
Кадерлебез! Син безнең өчен олы киңәшче, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле кешебез. Шатлыкларыбызны, куанычларыбызны, борчуларны бүлешеп, аралашып, ярдәм итеп яшисең. Кайчан гына кайтып керсәк тә, нурлы йортыбызда әтиебез белән икәүләп безне каршы аласыз. Сезнең ачык йөзегез, тату тормышыгыз безгә яшәргә көч бирә. Әтиебез белән бер-берегезгә терәк булып яшәвегезгә, мәрхәмәтле булуыгызга чын күңелдән сөенәбез һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез. Йортыбызга сагынып, ашкынып кайтабыз. Барлык балаларны яратып, күңел яхшылыгын биреп, тормышны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең, оныкларны кешелекле, гадел, эш сөючән итеп үстерергә булышасың.
Өстәлләрең киләчәктә дә бүгенгедәй мул, күңелең һәрвакыт күтәренке булсын, балаларга, оныкларга алтын киңәшләреңне биреп яшәсәң иде. Йортыбызның яме, тормышыбызның терәге булып, әти белән озын гомер кичерүеңне телибез, бер-берегезнең күңел яктысын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безнең уңышларга куанып, тигез картаерга насыйп булсын үзегезгә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галимҗан, Дания, Әбүзәр, Хиппан, оныкларың, оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев