Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әсхәт Исрафиловны 80 яшьлек юбилее белән тормыш иптәше котлый!

28 октября 2019, 08:00

552

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче тормыш иптәшем Әсхәт Һади улы Исрафиловның 28 октябрьдә 80 яшьлек юбилее. Кадерлемне әлеге матур бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм.
Сугыш еллары балаларының һәрберсе кебек үк, кечкенәдән тормыш авырлыкларын күреп үскәнсең син. Шулай да, беркайчан да башыңны имичә, язмыш сынауларын горур үтеп, авырлыкларга тез чүкмичә яши белгәнсең. Гомерең буе хуҗалыкта механизатор булып эшләдең, ярдәмчеллегең, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруың өчен коллективта да абруең зурдан булды. Һәрчак гади, халыкчан булдың, үз кыйблаңа тугры калдың. 
Йортыбызда да ышанычлы терәк, чын хуҗа син. Инде 47 ел бергә кулга-кул тотынып гомер кичерәбез. Авыр чакларыбызда олы таянычым булдың. Бүген оныкларыбызны үстерүгә бар көчеңне бирәсең. 
Киләчәктә дә берүк сау-сәламәт бул, озак яшә, авырма. Бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер итәргә насыйп булсын. 

Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!

Сине яратып, тормыш иптәшең Гөлфирә. Минем теләкләремә барлык балалар, балдызың Гөлфинә дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев