Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәфигулла Хановны 60 яшьлек юбилее белән гаилә дуслары котлый!

18 марта 2020, 12:00

556

0

0

Актаныш районында туып-үскән, бүген Яңа Бүләк авылында яшәүче кадерле кешебез Шәфигулла Закирҗан улы Хановны 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз. 
Гомер бәйрәмең уңаеннан сиңа ихлас йөрәктән чыккан теләкләрне бүләк итәбез. Матур тормыш юлы узып, шатлыклы да, сагышлы да гомер тукталышына җиттең. Синең тормыш һәм хезмәт юлың сокланырлык. Күп еллар балаларга белем һәм тәрбия бирдең, хәзер орлык заводында намуслы һәм тырыш хезмәт куясың. Кайда гына эшләсәң дә, коллективта зур абруй казандың, олы ихтирамга ирештең. Гаиләңдә дә ышанычлы ир, йорт хуҗасы, кадерле әти, яраткан бабай. Якыннарың өчен җан атып яшисең. Безнең өчен дә син тугры дус, ышанычлы, ярдәмчел кеше. 
Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай Тәгалә биргән һәр көнгә куанып яшәвеңне телибез. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына юлдаш булсын. Алдагы көннәреңне якыннарың игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Кәефең – күтәренке, сәламәтлегең – какшамас, гомерең озын булсын. Арадагы дуслык җепләре алга таба шулай ныклы булсын.

Ихтирам белән гаилә дусларың Мансур һәм Фәридә Сәгытдиновлар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев