Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саимә Шәрипованы 80 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

13 мая 2020, 10:30

509

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар Казаклар авылы башлангыч мәктәбендә белем биргән ветеран укытучы Саимә Бари кызы Шәрипованы 80 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Саимә Бариевна! Рәхмәт йөзеннән шушы олуг гомер бәйрәмегездә иң изге, иң матур теләкләрне җиткерәсебез килә. Сез искиткеч көчле хатын-кыз. Җан таләбе белән сайлаган хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкардыгыз. Сез бик күп балаларның күңеленә тәрбия һәм белем орлыклары чәчкән, аның уңышларына куанган зирәк, сабыр, итагатьле ханым. Киләчәк буын, оныклар, балалар язмышы өчен һәрчак борчылып яшисез.
Мәңге шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Барча кешенең күңелләренә ямь өстәп, үзегезнең барлыгыгыз белән куандырып яшәгез! Саулыгыгыз булса, бар да булыр. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. Гомер көзегез бәхет-шатлык, олы куанычлар белән килсен, тормыштан тәм табып, сөеп-сөелеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын. 

Телибез без Сезгә олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын! 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев