Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саимә Самигулла кызы Хәсәнованы Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз!

25 ноября 2018, 09:30

670

0

0

Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче кадерледән-кадерле кешебез Саимә Самигулла кызы ХӘСӘНОВАНЫ шушы мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 
Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык, әниебез! Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, гаделлеккә өйрәткәнең өчен рәхмәт! Һәрвакыт безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәттең, безне миһербанлы, акыллы булып үстерергә теләдең. 
Әти һәлак булганнан соң, сеңлем белән миңа әни дә, әти дә булырга тырыштың. Сыңар канат белән тормышны тартып барырга авыр булгандыр, әмма син зарланмадың. Гомерең буена Аллаһка ышанып яшәдең, тормыш юлында очраган һәрбер кешегә ярдәм кулын суздың. 
Синең җылы карашың, нурлы йөзләреңне күрү, ягымлы сүзләреңне ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган зур бәхет. Син биргән киңәшләр җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте өсти.

Безнең өчен яшәү өлгесе син,
Бар назыңны безгә багышладың.
Ап-ак карлар яуган шушы көндә,
Таралсыннар барлык сагышларың.
Көчле бит син, әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен,
Ходай олыласын үзеңне.
Без яшибез, әнкәй, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без,
Исәнлектә үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән улың Ренат, кызың Резеда, киленең Алсу, киявең Ильвир. Оныкларың Рамазан, Амирхан, Ильхан, Аиша, Фазилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев