Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәвия Габдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

10 января 2020, 10:45

502

0

3

Рәвия Габдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Минзәлә районы Бикбау авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тукай районы Калмаш авылында гомер итүче газиз әниебез Рәвия Касыйм кызы Габдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сабыр, изге күңелле, йортыбызның җылысын саклап торучы әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итеп, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Күп еллар җаваплы урыннарда эшләвеңә карамастан, безне ата-ана назыннан мәхрүм итмәдең, улларыңа төпле белем һәм тәрбия биреп, олы юлга чыгардың. Бүгенге көндә дә син безнең гаиләләрнең олы терәге һәм таянычы.
Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Изге теләкләр белән балаларың Булат – Гөлназ, Айрат – Алсу, оныкларың Таһир, Алинә, Әмир. Бу теләкләргә әтиебез Салават та кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев