Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсим Шәйхаттаровны туган көне белән хуҗалыкның хезмәт коллективы котлый!

15 января 2021, 10:20

404

0

0

«Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаровны туган көне белән котлыйбыз. 

Хөрмәтле Рәсим Мансурович! Сез күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында гадел, намуслы хезмәт куясыз. Хуҗалыгыбызны озак еллар җитәкләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Безнең өчен Сез таләпчән җитәкче генә түгел, һәр хезмәткәрне, аларның гаиләләрен кайгыртып торучы ярдәмчел кеше дә. 
Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Күркәм бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез белән бергә-бергә балалар бәхетенә төренеп, оныклар игелеге күреп гомер кичерегез. Гомерләрегез озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булсын, күңелегез картаюны белмәсен. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез. 

Ихтирам белән хуҗалыкның хезмәт коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев