Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсимә Барбашованы 60 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы котлый!

13 сентября 2019, 10:50

571

0

0

Рәсимә Барбашованы 60 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы котлый!

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар ферма мөдире булып эшләүче Рәсимә Баһаветдин кызы Барбашованы 60 яшьлек матур юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Рәсимә Баһаветдиновна! Кешеләр белән җылы мөнәсәбәтегез, зур хезмәт тәҗрибәгез бөтен кеше алдында олы ихтирам уята. Гадилек, кеше күңелен чишә белү, аңлау, сабырлык, кирәк чакта үҗәтлек, тәвәккәллек, үз-үзегезне аямау – бу Сезгә бирелгән асыл сыйфатларның тик берничәсе генә. Сез һәрвакыт яңалыкка омтыласыз, катлаулы мәсьәләләр алдында куркып калмыйсыз. Сез зур профессионал осталыкка ия, үз хезмәтегезне намус белән башкарасыз. Безнең хуҗалыкта эшләү дәверендә үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәттегез. Ныклы холкыгыз, әйткән сүзегездә нык торуыгыз Сезне авылдашларыгыз һәм хезмәттәшләрегез алдында да көчле, максатчан итеп күрсәтә. Кешене ярты сүздән аңлау, хәленә керү, гадилек, эчкерсезлек Сезнең даими күңел халәтегез. Хезмәттән тәм табып, аны гомерлек юлдаш итеп яшәвегез бездә соклану уята.
Сезгә киләчәктә дә күтәренке күңел, рух ныклыгы, озын гомер телибез, аяк-кулларыгыз сызламасын. Һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле булып, тормышның һәр мизгеленнән рәхәт табып яшәгез. Һәр ирешкән уңышыгызның нәтиҗәсен күреп куанырга язсын. Саулык – иң зур байлык. Фанилыкта шушы байлык ташламасын үзегезне. 

Барысын да биргән Сезгә Ходай:
Рухи ныклык, бетмәс сабырлык.
Дәрт һәм дәрман һәр башлаган эштә,
Яшәү көче сүнми янарлык.
Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев