Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәшит Сәгыйдуллинны 60 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

20 сентября 2019, 10:00

932

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы озак еллар хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Рәшит Хәмзә улы Сәгыйдуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Рәшит Хәмзович! Сезне бәйрәмегез белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле гомер кичерүегезне теләп калабыз.
Сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуыгыз белән хезмәттәшләрегез алдында олы ихтирам казандыгыз. Хуҗалыбызда күп еллар хезмәт куясыз, исемегез һәрчак алдынгылар рәтендә. Сез ураган басуларның, Сез суктырган игеннәрнең иге-чиге юк. Авылыбызны үстерүгә керткән саллы хезмәтегез өчен олы рәхмәт Сезгә. 
Көзнең мул уңышлы аенда дөньяга килгәнгәдер, күңелегез дә киң. Гаиләгездә дә Сез олы хөрмәткә лаек йорт хуҗасы. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез белән татулыкта-муллыкта, кызларыгызның бәхетенә куанып, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Сау-сәламәт булыгыз, бәхетле көннәрдә, иминлектә, шатлык белән яшәргә язсын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән, якыннарыгызга кирәк һәм терәк булып яшәвегезне телибез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев