Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәмилә Вәҗиеваны 60 яшьлек юбилее белән «Ак каен» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

12 апреля 2019, 11:15

892

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы хезмәт коллективы бакчада озак еллар хезмәт куйган Рәмилә Мисбах кызы Вәҗиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Рәмилә Мисбаховна! Балалардай саф күңелле, эчкесез, мөлаем, кояштай ачык йөзле булгангадыр, сабыйлар йөрәгенә юл табып, күп еллар алар белән эшли алдыгыз, коллективыбызда да хөрмәтле кеше, яшьләргә акыллы киңәшче, абруйлы хезмәтттәш булдыгыз. Әле лаеклы ялга чыккач та, балалар белән шактый эшләдегез. Без Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез. 
Гаиләгездә дә Сез ирегезгә кадерле һәм ышанычлы тормыш иптәше, кызыгызга үрнәк әни, ике оныгыгызга яраткан әби. Йортыгыз ямьле, җылы, өстәлегез һәрчак мул, ризыклардан сыгылып тора. Гаилә учагыгыз киләчәктә шулай җылы һәм матур булсын, дусларыгыз, якыннарыгыз сукмакны өзмәсен.
Сезгә сәламәтлек, алсу иртәле имин көннәр, озын гомер телибез. Һәрчак шулай мөлаем, ачык йөзле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Алда гаиләгез, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бергә-бергә озын-озак яшәргә язсын, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев