Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәүһәрия Шәйхаттарованы туган көне белән Шәйхаттаровлар гаиләсе котлый!

06 сентября 2019, 12:10

613

0

0

Энемнең тормыш иптәше Җәүһәрия Фаяз кызы Шәйхаттарованы гаиләбез белән 60 яшьлек юбилее белән котлап, якты теләкләребезне юллыйбыз. 
Кадерле туганыбыз!
Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшең – туганыбыз Рәсим белән парлы, тигез, матур, тыныч тормышта яшәп, барыбызны да шатландырып торырга Ходай насыйп итсен.
Син искиткеч матур холыклы, уңган һәм акыллы хатын-кыз, киң күңелле әни, оныкларың өчен өзелеп торучы әби. Синдәге асыл сыйфатлар бер бәйләм. Матурлыкны да, күңел гүзәллеген дә, юмартлыкны да, сабырлыкны да кызганмаган сиңа Аллаһ Тәгалә. Кайчан килсәк тә, йөзең ачык, табының сыйлы. Киләчәктә дә күңелеңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкать нуры сүнмәсен. Сиңа хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер телибез. 

Иң изге теләкләр белән Индира, Мирзаян Шәйхаттаровлар. Әлеге теләкләргә балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев