Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәүһәрия Габидуллинаны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

03 марта 2021, 10:30

520

0

0

Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле әниебез Җәүһәрия Мосавир кызы Габидуллинаның 80 яшьлек юбилее. 

Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Әти белән тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Әле һаман без дип яшисең син, 
Күптән инде зурлар булсак та. 
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, 
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә, 
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен, 
Яхшылыгың белән үрнәк син. 
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән кызың Әзһәния, киявең Нуриман, улың Ринат, киленнәрең Фәйрүзә, Гүзәлия, оныкларың, барлык туганнарың, кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X