Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәис Илһаметдиновны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

08 июля 2020, 09:45

561

0

0

Казаклар авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Рәис Илһаметдин улы Илһаметдиновны 80 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 

Кадерле әтиебез! Сиңа булган рәхмәтләрне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең. Барыбыз да мең рәхмәтләр әйтеп, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балалар һәм оныклар игелегенә ирешеп, барына шөкер итеп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын сиңа, әтиебез. Гомер бәйрәмең мөбарәк, кәефең күтәренке, рухың ныклы, сәламәтлегең какшамас, гомерең озын булсын.

Безнең өчен якты кояш бит син,
Җылы яңгырлысы җәйләрнең.
Бүген 50 яшең, кадерлебез, 
Котлы булсын гомер бәйрәмең.
Гомерең озын, тәнең сихәт булсын, 
Кайгы-хәсрәт күрми яшә син.
Балаларың, оныкларың сине
Бәхетләргә төреп яшәсен.

Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, кияү-киленең, оныкларың, оныкчыкларың, Сәнәдия апа, барлык туганнарың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев