Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәфкать Нуриевны 95 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 февраля 2020, 12:20

514

0

0

Иске Абдул авылында туып, бүген дә шунда гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриев 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы күркәм бәйрәме белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. 
Әтиебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, шатлыкка күмелгән якты көннәр телибез. Син безнең өчен һаман да үрнәк тормыш өлгесе. 
Солдат сугышны сайламый, диләр. Әтиебез дә армия сафларына алынып, авыр сугыш юлларын үтеп, җилкәсендә җиңү шатлыгын күтәреп алып кайткан тыйнак батырларның берсе, сугыш җимерекләрен торгызуда алны-ялны белми эшләгән буын вәкиле. 65 елдан соң хуҗасын эзләп тапкан Дан Ордены – шуның бер шаһиты. 
Һәр кешенең узган гомере – ул җыйган байлыгы. Акчага әйләндереп түгел, яшәү рәвеше, кылган гамәлләре, изгелекләре, үстергән балалары, оныклары. Әниебез белән бергәләп (урыны җәннәттә булсын, Раббем!)дүрт баланы һәм тугыз оныкны кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга, хезмәтне һәм тырышлыкны яратырга өйрәтеп үстерүегез, белем бирүегез өчен зур рәхмәтләребезне әйтәбез сиңа, әтиебез. 

Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга кирәк. 

Иң изге теләкләр белән, 4 балаң, 9 оныгың һәм 16 оныкчыгың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев