Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район ветераннар оешмасы җитәкчесен Галимҗан Сәетҗан улы Зариповны туган көне белән «Р-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе котлый!

17 мая 2019, 08:10

841

0

0

Хөрмәтле Галимҗан Сәетҗанович!

Сез басу-кырларга тирән эз салган җир улы, авыл хуҗасы. Сез җитәкчелек иткән елларда хуҗалыгыбыз зур казанышларга иреште, даны тирә-якларга таралды. Предприятиебез игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә, яшелчәчелектә дә уңыш артыннан уңыш яулады. Сезнең тырышлык, оештыру сәләте бәрабәренә амбарларыбыз, келәтләребез ипекәйләр белән тулды, Яр Чаллыны яшелчә белән төп туендыручы булды. Хуҗалыкта гына түгел, районда да исемегез алгы сафта. Матур гаиләгез, үрнәк итеп куяр күркәм эшләрегез чиксез. Бүген дә без Сезнең үрнәктә, Сез салган эздән юлыбызны дәвам итәбез. 
Киләчәктә дә ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, уй-максатларга бай булсын. Гомер буе куйган хезмәтегезнең әҗерен күрегез, балалар, оныклар бәхетенә куанып, гаиләгез, якыннарыгыз белән матур һәм озын гомер итегез. 

Хөрмәт белән «Р-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев