Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рамил Зиннур улы Мөхтәровны 45 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

11 мая 2018, 13:38

1506

0

0

Яңа Байлар авылында туып үскән, хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшәүче кадерле туганыбыз Рамил Зиннур улы Мөхтәровның күркәм юбилее – 45 яше тула. Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Ул искиткеч туган җанлы, ата-ана кадерен белә торган изге күңелле кеше. Эшкә уңган, нинди генә эшкә алынса да, кулы ятып тора, җиңнәре сызганулы. Андыйларга сокланып, җитмеш төрле һөнәр иясе, диләр. Без ата-ана йортыннан башка чыкканда өй салышты, абзарлар, мунчабыз да аның куллары белән эшләнде. Әти белән әнигә дә бик ярдәмле, туган йортка сукмаклары өзелми. Игелекле, үтә ярдәмчел кеше ул безнең Рамил абый. Үзе дә, гаиләсе дә барыбызга да үрнәк булырлык – Люция апа белән бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Гадәттә, тормыш көткәндә, безгә булышып, очрашкалап торганда ихлас рәхмәтебезне әйтеп тә җиткермибез бугай, ә бит без аңа шул кадәр рәхмәтле, кадерле кеше ул безгә.
Рамил абый! Бүген, туган көнең уңаеннан, күңел түребездәге иң җылы хисләребезне, сиңа булган рәхмәтебезне изге теләкләребезгә төреп бүләк итәбез.Сәламәт бул, гел шулай матур яшә! Тату гаилә башлыгы, эшеңдә дә хөрмәтле кеше син, безнең өчен дә яшәү өлгесе. Тигез канатың каерылмасын, Люция апа белән озын-озак тигез гомер итегез, балаларыгызның куанычын күреп, уңышларына шатланып яшәргә язсын.

Зур бүләкләр хәзерли алмадык
Котлар өчен туган көнеңдә. 
Бүләктән дә зуррак җылы хисләр
Саклыйбыз без йөрәк түрендә.
Туган көнең бүген котлы булсын,
Чәчәк атсын бәхет гөлләрең,
Люция апа, балаларың белән
Рәхәт үтсен калган көннәрең.

Иң изге теләкләр белән туганнарың Алмаз-Айгөл, аларның балалары Азат белән Айсылу. Безнең теләкләргә әткәй-әнкәй, барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев