Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафаил Салиховны 65 яшьлек юбилее белән «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы котлый!

12 февраля 2021, 11:06

581

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы техник хезмәткәр Рафаил Миңнулла улы Салиховны 65 яшьлек юбилее белән котлый. 

Хөрмәтле Рафаил Миңнуллович! Сез хезмәтегезне яратуыгыз, эшегезне чын күңелдән башкаруыгыз белән коллективта да, балалар, аларның әти-әниләре арасында зур ихтирам яулаган кеше. 
Гаиләгездә дә Сез иптәшегезгә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыгызга кадерле әти, оныкларыгызга яраткан бабай. Якыннарыгыз Сезне һәрвакыт шулай яратып, хөрмәт итеп яшәсен. Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып үтәргә язсын. Киләчәктә дә гаиләгезнең, туганнарыгызның, якыннарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев